Башкортстан мәчетләрендә җәмәгать белән намаз уку вакытлыча оештырылмаса да, азанның тынганы юк. Ә менә азан һәм вәгазьдән соң имамның авылдашларын өйдә калырга сорап мөрәҗәгать итүе - гадәти булмаган күренеш. Бу - халыкны куркыту җәһәтеннән түгел, ә җитди чирдән кисәтү өчен булдырылган махсус чара.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, бүген уртак килешү нигезендә Башкортстанда 1200дән артык мәчеттә урынлаштырылган репродукторлар аша үзизоляция режимы турында белдерүләр ясала. Митрополит Никон да православие диндәгеләргә карантин режимын саклау турында фәрман чыгарган. Республикада яшәүче барлык конфессия вәкилләре дә к-вируска каршы көрәшкә үз өлешен кертә.
Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин:
- Без дә онлайн-режимга күчәбез. Арытаба халыкны җыймыйча гына җомга намазларын үткәрергә ниятлибез. Мәчетләрдә тик имамнар һәм мөәзиннәр генә эшләячәк. Вәгазьләр нәзарәтнең сайтына урнаштырып барылыр дип көтелә. Әле хәтта мөселман дәүләтләрендә дә мәчетләргә халык йөрми. Изге Мәккә шәһәрендә дә мәчет ябык тора. Без табибларның киңәшләрен төгәл үтәргә тиешбез. Бу җәһәттән Башкортстан Башлыгы һәм власть вәкилләре ачык күрәсәтмәләр бирде. Алар мәҗбүри үтәлергә тиеш. Пәйгамбәребез әйткәнчә, мөселман кеше үзенә дә, башкаларга да зыян китерергә тиеш түгел.
Православие диндарларын алда ике зур бәйрәм көтә: 12 апрельда - Вербное воскресенье, 19ы – Пасха. Әммә халык өчен гыйбадәтханә һәм чиркәү ишекләре ябык.
Уфа шәһәренең Сергиев храмы рухание, протоиерей Евгений Шерышев:
- Гыйбадәт кылу өчен чиркәүләр ябык. Әммә митрополит Никон һәм Изге Патриарх бөтен диндарларны өйләрдә гыйбадәт кылырга, үзизоляция режимын сакларга чакырды.
Изге Рамазан аена кадәр ике атна чамасы вакыт калды. Республика мөселманнары өчен тәрәвих намазлары, җәмәгать ифтарлары мәчетләрдә оештырылмаячак. Авыз ачу чарасына йортка кунак җыю, шулай ук, киңәш ителми.
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин:
- Коронавирус нык таралган яклардан кайтып, башкаларның сәламәтлеген хәвеф астына куймау турында уйламыйча җәмәгать урыннарында йөрү сугыш вакытында яу яланын ташлап киткән сатлык салдат гамәленә тиң. Бу зур гөнаһ исәпләнә. Шуның кебек, тыелган вакытта мәчетләргә йөрү яисә бернәрсәгә карамыйча күмәк намазлар оештыру да дөрес түгел. Киресенчә, бу - зур гөнаһ. Чөнки без үзебезнең һәм башкаларның сәламәтлеген һәм гомерен хәвеф астына куябыз.
Шулай итеп, Башкортстан мәчетләре ябык. Ә Диния нәзарәте вәкилләре һәм республика имамнары эшләрен волонтер буларак дәвам итә. Бүген 200гә якын диндар республикада эшләп килүче "кайнар линия" телефоннарына кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча авыл-шәһәрләрдә өлкәннәргә ярдәм кулы суза.