Мөселман файдалы нәрсәләр белән генә шөгыльләнергә тиеш.
Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе болай дип тапшырган: "Аллаһының Илчесе: "Кешенең үзенә кагылмаган нәрсә белән шөгыльләнмәве аның Исламны дөрес тануын күрсәтә", – дип әйтте".
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: "Фетнә чыгару кеше үтерүгә караганда да зуррак гөнаһ", – дип кисәтте.
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: "Кешене ялганчы булыр өчен бар ишеткәнен калганнарга сөйләү дә җитә", – дип әйткән.
Соңгы арада илебездә генә түгел, Җир шары буйлап афәт йөри. Пәйгамбәребез мөселманны һәрвакытта да Раббысына шөкер итүчән кеше дип сыйфатлады. Әмма бүгенге көндә кешеләрне тынычландырыр, Раббысына шөкер кылырга чакыру урынына, без төрле социаль челтәрләрдә шушы коронавируска бәйле булган төрле хәбәрләр тарата башладык. Моңа бу тема белән бәйле юмордан, приколлардан башлап, тикшерелмәгән, хаклыгы расланмаган мәгълүматларга кадәр карый.
Бигрәк тә соңгысыннан – дөрес булмаган мәгълүматны таратудан саклансак иде. Аллаһы Тәгалә безне "ялганчы" дип язып куймасын өчен, үзебез дә хакны гына сөйлик, калганнарны да шуңа чакырыйк, дип яза "Дин вә мәгыйшәт".