+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
19 апрель 2020, 20:00

107 яшьлек мөселман карчыгы Сovid-19ны җиңгән

107 яшьлек Төркия кешесе Хавахан Карадениз - дөньяда яңа коронавирусны (Сovid-19) җиңүче иң өлкән хатын-кызларның берсе.

107 яшьлек Төркия кешесе Хавахан Карадениз - дөньяда яңа коронавирусны (Сovid-19) җиңүче иң өлкән хатын-кызларның берсе.
7 апрельдә Истанбул фәнни-тикшеренү клиникасына көчле йөткерүче һәм югары температуралы хатынны алып киләләр. 107 яшьлек хатынның тесты уңай булып чыга.
Бер атнадан Караденизны дәваханәдән чыгаралар. Хәзер ул үз өендә 14 көнлек карантинда. Оныгы Эндер Чыраг та аның белән бергә карантинда, ул әбисен карый, социаль дистанция кагыйдәләрен исәпкә алып, саклану чараларын күрә.
Дәваханә медперсоналы Караденизның куркыныч авыруны бик тиз җиңә алуына шаккаткан. Табиблар фикеренчә, өлкән яшьтәге хатынга көчле иммун системасы ярдәм иткән.
Карадениз Малатье провинциясендә Потюрге районында туган. 8 яшендә гаиләсе белән Истанбулга күченә. Аның ире 1982 елда ук вафат булган.
Караденизның дүрт баласы, 11 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар. Карадениз, өлкән яшьтә булуына карамастан, көн саен бик иртә тора, биш вакыт намазын калдырмый.
Фото: Татары в исламе.
Читайте нас