Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге битендә изге Рамазан ае башлану уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте.
"Ураза безне үзара ихтирам, мәрхәмәтлелек һәм тыйнаклыкка, якыннарыбыз турында кайгыртырга чакыра. Изге ай килгән саен, яшем дә җитте, иманым да ныгыды дип уйлыйм, ләкин бу кагыйдәләрне берничек тә үти алмыйм. Эшемнең авырлыгы зур физик көч аләп итә. Әмма бу юлы җанымны караңгы уйлардан арындырырмын һәм начар сүзләр кулланмам дигән карарга килдем", - дип яза Башкортстан Башлыгы.
Искәртәбез, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин Рамазан ае алдыннан мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм карантин гамәлдә булган вакытта аралашу, белем алу өчен заманча элемтә каналларын файдаланырга өндәде.
Атна башында Башкортстан Башлыгы мөселманнарны Рамазан аенда үзеңне һәм якыннарны коронавирус йоктырудан сакларга һәм өйдә калырга чакырды. Радий Хәбиров мөселман лидерларын мәхәллә кешеләрен вирус йоктыруга юл куймаска өндәде, гыйбадәтханәләрдә җыелмаска һәм коллектив ифтарлар үткәрмәскә чакырды.