Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә җәннәт ишекләрен ача һәм җәһәннәм капкаларын яба. Раббыбыз мөселманнарга мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылырга һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә.
Быелгы Рамазан ае коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле үзизоляция шартларында үтә. Әмма коронавирус мөселманнарның тормышына күп үзгәрешләр кертсә дә, ураза тотарга, игелекләр эшләргә, ихлас гыйбадәтләр кылырга комачауламый.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): "Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс", — ди үзенең бер хәдисендә.
Быелгы ифтар гомум үзизоляция режимы кертелү сәбәпле элеккечә — мәчетләрдә, өйләрдә җыелып авыз ачу форматында үтми. Шул сәбәпле, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Уфада ифтар ризыкларын ланч-боксларда өйгә китереп бирү, яки сөйләшенгән урыннан килеп алуны оештырды. Ланч-бокслар "Ихлас" кафесында җыела.
Шундый ифтар ланч-боксларының бер өлеше Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләренә, ветераннарга, мәчет эшчеләренә, мохтаҗларга таратылды.
Бүген ифтар ризыклары "Кызыл таң", "Тулпар", "Әллүки" һәм "Өмет" басмаларында хезмәт салучы журналистларга тапшырылды.