Изге Рамазан ае азагына якынлаша. Бу айның соңгы ун көнендә, гадәттә, фитыр сәдакасы бирү тиеш. Аны Рамазан ае дәвамында бирcәң дә була. Тик менә әлеге сәдаканы кемгә бирү дөрес? Үзеңнең картәни-картәтиләреңә, туганнарыңа бирү ярыймы? Дин әһелләре сүзенә колак салыйк.
Имам-хатыйблар әйтүенчә, иң хәерлесе - фитыр сәдакасын Ураза гаете көнне гает намазына кадәр тапшыру. Мөхәммәд пәйгамбәр: “Кем дә кем аны гает намазын укыганчы бирсә, ул гөнаһлардан пакьләүче, кабул кылынган сәдака була, ә кем дә кем гает намазыннан соң тапшырса, ул гади сәдакага әйләнә”, — дигән.
Фитыр сәдакасы зәкят алырга лаек мөэмин-мөселманга бирелә. Моңа фәкыйрьләр, ягъни көндәлек ихтыяҗлары өчен акчасы җитмәүче мохтаҗлар, бурычка баткан кеше, аз керемле күпбалалы гаиләләр, акча эшләмәүче студентлар, тол хатыннар керә.
Әти-әнигә, картәни-картәтиләргә, балаларга һәм оныкларга фитыр сәдакасын бирергә ярамый. Син аларга болай да һәрдаим ярдәм итәргә тиеш. Ә бертуган абый-апаларга, әти-әнинең бертуганнарына бирергә ярый.
"Мәчеткә тапшыру дөресме?" - дигән сорауга килгәндә, җавап болай: әгәр мәчет фитыр сәдакасын аерым тартмага җыеп, мохтаҗларга таратса, бирергә ярый. Фитыр сәдакасын мәчетнең көндәлек чыгымнарына тотыну киңәш ителми, чөнки ул мохтаҗ кешеләрне шатландыру өчен бирелергә тиеш.