Чувашстан мөселманнары Диния нәзарәте Батыр районының Шыгырдан һәм Кзыл Камыш авылларында яшәүче ятим, мөмкинлекләре чикләнгән 65 балага азык-төлек җыелмалары таратты.
— Без ел саен мондый балалар өчен хәйрия ифтары-мәҗлесләр уздырып килдек. Ә быел, үзизоляция режимы кертелү сәбәпле, күпчелек кешеләр өйләрендә генә торалар һәм урамга азык-төлек продуктлары артыннан чыгу мөмкинлеге юк. Азык-төлек җыелмалары авыл халкының үз хәйриясе хисабына җыелган иде, - диде Чувашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов.
Мансур хәзрәт сүзләренә караганда, күп кенә мөселманнар еллык зәкят түләргә бурычлы, шулай ук аны бу гаҗәеп айда бирергә тырыша. Мөселманнар шул рәвешле үзенең фарызын гына башкармый, ә кардәшләренә карата рәхмәт белдерә. Рамазан аенда зәкят түләүгә аерым игътибар бирергә кирәк.
Мансур хәзрәт Рамазан аенда изге эшләрдә катнашкан, фитыр-сәдака, зәкят түләгән һәркемгә рәхмәт белдерде. Ул әйткәнчә, мөмкинлеге булган һәр мөселман хәйрия эшендә катнаша. Әлеге изге айның социаль әһәмияте бик зур, чөнки мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең турыдан-туры әйткән сүзеннән тыш, бер-берсенә ярдәм итә, кардәшләрен сөендерә ала.
— Бу айда изге гамәлләр өчен бүләкләр күп тапкырлар арта, шуңа күрә мөселманнар мөмкин кадәр күбрәк игелекле, рәхимле булырга тырышалар, аз керемлеләргә ярдәм итү өчен акча җыю буенча акцияләр үткәрәләр, төрле хәйрия кичәләре үткәрәләр, балалар өчен бәйрәмнәр оештыралар,— диде Мансур хәзрәт.
Чувашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе ятим балалар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. Азык-төлек җыелмасына он, ярмалар, конфетлар, тәм-томнар, шикәр, чәй һ.б. кергән.
Волонтерлар ризык таратты. Моннан тыш, әлеге изге эшкә яшь волонтерлар да кушылды, алар үз машиналары белән азык-төлек ташып торды. Мөфтият хезмәткәрләре һәр волонтерны маска, перчатка, антисептик белән тәэмин итте.
Әйткәндәй, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Уфада ифтар ризыкларын ланч-боксларда өйгә китереп бирү, яки сөйләшенгән урыннан килеп алуны оештырды. Ланч-бокслар "Ихлас" кафесында җыела. Ифтар ланч-боксларының бер өлеше Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләренә, ветераннарга, мәчет эшчеләренә, мохтаҗларга таратылды. Шушы көннәрдә ифтар ризыклары "Кызыл таң", "Тулпар", "Әллүки" һәм "Өмет" басмаларында хезмәт салучы журналистларга тапшырылды.
Фото: Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте.