Дөнья булгач, нинди генә сораулар белән баш ватарга туры килми адәм баласына. Менә бүген шундый четерекле мәсьәләләрнең берсенә ачыклык кертмәкчебез. Ул кайчандыр бер гаилә булып яшәгән, ләкин хәзер инде рәсми аерылышкан мөселман ир-егете һәм хатын-кызына кагыла. Динебез кануннары буенча ир кеше хатынына талак әйтмәсә, алар аерылышкан булып саналмый икән. Ә ирнең талак әйтәсе килмәсә, нишләргә?
Мондый очракларда казыйга барырга кирәк, дип бәян итә vatantat.ru. Ул карар чыгарырга тиеш. Ир кеше “талак” әйтеп аермаса яки казыйның карары булмаса, хатын-кыз, элеккечә үк, ир хатыны булып санала, ди имам-хатыйблар. Тик дин вәкиле аерылышу карарын чыгарсын өчен бу нияткә этәргән сәбәпләр бик җитди булырга тиеш икән. Боларга түбәндәгеләр керә:
Беренчедән, ир кешенең хатын-кызны кыйнавы. Кыйнау дигәндә физик яктан зыян китерү күздә тотыла. Бер тапкыр кулы белән төрткән икән – бу кыйнау саналмый. Бу очракта тән кара янганчы, кан чыкканчы кыйнау турында сүз бара.
Икенчедән, ир кешенең хатын-кызны җенси яктан канәгатьләндермәве. Моны да дөрес аңларга кирәк. Бу очракта елына бер тапкыр да җенси яктан канәгатьләндермәү турында сүз бара. Өч-дүрт айга бер тапкыр якынлык кылу аерылышуга сәбәп була алмый.
Өченчедән, ир кешенең үз-үзен белештермәс җүләр, акылга зәгыйфь булуы.
Дүртенчедән, ир кешенең гаиләне матди яктан тәэмин итмәве. Әмма бу сәламәтлеге начар булу аркасында эшли, акча таба алмаучыларга кагылмый. Бу очракта беркайда да эшләмәгән, әйтик, бер ел дәвамында йортка бер тиен дә акча алып кайтмаган ялкау ир-егет күздә тотыла.