+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
15 июнь 2020, 07:15

Стресска каршы тору өчен мөфтидән биш киңәш

"Татар дин галимнәре мирасын өйрәнгәндә, мин үзем өчен стрессларга каршы торуның биш принцибын-нигезен ачыкладым:

"Татар дин галимнәре мирасын өйрәнгәндә, мин үзем өчен стрессларга каршы торуның биш принцибын-нигезен ачыкладым:
“Әр-ризку әлаллаһ”. Ризык бары Аллаһтан. Шунлыктан Аннан кала беркем алдында да башыңны имә.
“Тәвәккәлтү әлаллаһ”. Иң элек үзеңнән торганын эшлә. Аннан Аллаһка тапшыр да Аннан гына ярдәм көт.
“Йә Насыйп”. Сиңа дигән синнән китми, вакыты җиткәч, насыйбы була.
“Йә Сабыр”. Сабыр була бел, яз да вакытыннан алда килми.
Бу да узар! Онытма: байлык белән ярлылык, сәламәтлек белән хасталык, уңыш белән уңышсызлыкның - һәммәсенең ахыры бар. Хәтта синең әле алган сулышың башкача кабатланмый, ул инде суланган. Гомеребез дә, һичшиксез, тәмамланачак. Бары мәңгелек, ахыры булмаган Аллаһка сыгына бел!” дип яза үзенең “Instagram”дагы битендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Фото: pixabay.com.
Читайте нас