Тәлгать хәзрәт Таҗетдин —
40 ел Русия мөселманнары җитәкчесе.
Бүген Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, уникенче мөфти булып сайлануына 40 ел тулды.
— Мин 1948 елның 12 октябрендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туганмын. Әтием Миңнесафа водитель иде, әнием Рәшидә заводта эшләде. Әби-бабаларым Лаеш районының Сиңгел авылыннан. Нәселебездә имамнар да, ишаннар да булган. Бала вакытта әтиемнең әнисе Шәрифә, әниемнең әнисе Маһирадан дини тәрбия алдым, — дип сөйләде Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин безгә биргән бер интервьюсында. — Бала чагымда Казанда бары бер генә — Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани мәчете генә эшли иде. Без яшәгән Бөгелмә урамыннан дистәләгән олы абыйлар җомгага йөри иде. Безнең урамда ул мәчетнең мөтәвәллият рәисе Габделкәбир хәзрәт тә яшәде. Гарәпчә укырга-язарга аңардан өйрәндем. Ул вакытта миңа 12-13 яшьләр иде. Көннәрдән бер көнне кулыма Сигалның “Гарәп теленең башлангыч курсы” дигән китабы килеп керде. Бу әсбап бик ярдәм итте. Әтинең сеңлесе Асия апаның ире, Шәриф җизнәм, намаз укырга өйрәтте. Мәчеткә йөри башладым.
Ул елларда яшьләр гаетләргә генә йөрде, шулай булса да, җомгаларда мәчет эче тулы була иде. Казанның мин укыган 27нче мәктәбендә мәчеткә йөрүемне белсәләр дә, Аллаһка шөкер, тыю-кыерсытулар булмады, ураза да тоттым, намазга да йөрдем. Мәктәптән соң һөнәрчелек училищесында укыдым. Бу уку йортын “бик яхшы” билгеләренә тәмамладым, конкурссыз югары уку йортына керергә була иде, ләкин мин химия-технология корылмалары буенча 5нче разрядлы слесарь булып бер ел заводта эшләдем.
Шиһабетдин Мәрҗани мәчете имамнары да, мөтәвәллият әгъзалары да, ул вакытта Уфада Диния нәзарәтендә рәис Шакир хәзрәт Хәялетдин да Бохарага укырга китәргә ярдәм иттеләр. 1966 елда Габделхак хәзрәт Саматов белән Бохарадагы “Мир-Гарәп” мәдрәсәсенә укырга кердек. Әлбәттә, анда уку җиңел булмады. СССРда ул вакытта 70 миллион мөселман яши иде. Бохарадагы бер-дәнбер мәдрәсәдә бары тик 50 шәкерт гыйлем эстәде. Җиде ел укып, 1973 елда мәдрәсәне тә-мамлап кайткач, Шиһабетдин Мәрҗани мәчетенә икенче имам булып билгеләндем. 1974 елда Диния нәзарәте юлламасы белән Мисырның “Әл-Әзһар” мәдрәсәсенә укырга киттем, анда дүрт ел белем алдым. 1978 елда аны тәмамлап кайтканнан соң Шиһабетдин Мәрҗани мәчетенә беренче имам итеп тәгаенләндем.
Казанда революциягә кадәр төпле белем алган, сөргеннәрне үткән өлкән яшьтәге имамнар бар иде. Бохарада һәм Мисырда гыйлем эстәгәнгә кадәр үк аларның берсе — Әхмәтзәки ибн Сафиулла әл-Алиши әл-Мурасави хәзрәттән тирән дини белем алдым. Әхмәтзәки хәзрәт — минем асыл остазым. Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә эшли башлагач, андагы имам Габделкәбир хәзрәт Яруллин белән Әхмәтзәки хәзрәтне эшкә алдык. Нәүбәт белән (чиратлап) өчебез ул мәчеттә бер-дәмлектә имамлык вазыйфаларын башкардык. Аларга һәрчак хәер-дога кылып, сагынып искә алам.
Тәлгать хәзрәт Таҗетдин 1980 елның 19 июнендә СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары съездында СССРның Европа өле-ше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе һәм мөфти булып сайлана. Ул Татарстаннан һәм Башкортстаннан мөселманнарны Бохарага укырга җибәрүне оештыра. Волгоград, Саратов, Тубыл һәм Төмәндә мәчетләр ачыла, Мәскәү Җәмигъ мәчетенә реконструкция үткәрелә.
1989 елның августында болгар бабаларыбыз тарафыннан Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы һәм Диния нәзарәтенең 200 еллыгы рәсми рәвештә билгеләп үтелә. Бәйрәм чараларында 28 илдән (Мисыр, Сүрия, Төркия, Ливия, Иран, Иордания, Бангладеш, Әфганстан, Австралия, Пакистан, Кувейт һәм башкалар) йөздән артык кунак, СССРның дини оешмалары — Урта Азия һәм Казахстан, Төньяк Кавказ, Кавказ арты мөселманнары дини нәзарәтләре вәкилләре, мөфтиләр, дин эшләре буенча министрлар, хөкүмәт вәкил-ләре катнаша. Бәйрәм чаралары Уфада һәм Казанда үтә. Кунаклар, өч төркемгә бүленеп, Ырынбур, Әстерхан һәм Татарстанда була, соңыннан бәйрәм Изге Болгарда дәвам итә.
1980-1985 елларда мәчетләр саны 90нан 500гә җитә. 1989 елның октябрендә Уфада Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәдрәсә эшли башлый. 1996 елның гыйнварыннан ул — Ислам институты, әлеге вакытта Русия Ислам университеты.
1990 елның маенда Тәлгать хәзрәт Таҗетдин СССР мөселманнары диния нәзарәтләре (1991 елга кадәр дүрт диния нәзарәте бар иде) җитәк-челәренең киңәшмәсендә СССР мөселман оеш-маларының халыкара бәйләнешләр идарәсе рәисе итеп сайлана. 1991 елда оешма Мөселман оешмаларының тышкы эшләр буенча ассоциациясе дип үзгәртелә. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин бүгенге көнгә кадәр аның рәисе булып тора.
1990 елның 6-8 июнендә Уфада үткән СССР-ның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының 5нче съездында янә Диния нәзарәте рәисе һәм мөфти булып сайлана. Форумда Русия, СССР республикаларыннан һәм 36 чит илдән 700 делегат һәм кунак катнаша. Шушы съездда Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә “Шәйхел-Ислам” дәрәҗәсе бирелә. Шәйхел-Ислам – (гарәпчәдән – Ислам дине аксакалы) Ислам дине эшләрен караучы, дин башлыгы, дин кануннарын аңлатучы иң өстен, зур, өлкән галим, аеруча абруйлы мөфтиләргә бирелә торган мактаулы исем-дәрәҗә.
1992 елда үткән Русия мөселманнарының 6нчы гадәттән тыш съездында Диния нәзарәтенең структурасын Русиянең һәм БДБ илләре мөсел-маннарының Үзәк диния нәзарәте дип үзгәртү турында карар кабул ителә. Эре төбәк дини үзәкләре (мөхтәсибәтләр) мөселманнарның диния нәзарәтләре итеп үзгәртелә.
1996 елда үткән съездда Баш мөфти дәрәҗәсе кертелә һәм күпчелек тавыш белән ул Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә бирелә. Ул Ислам Конференциясе Оешмасы, ЮНЕСКО, Мөселманнарның Европа лигасы һәм башка бик күп чит ил һәм иҗтимагый Ислам оешмаларында Русия мөселманнарының вәкиле булып тора.
1972 елдан хөкүмәт һәм дини делегацияләр составында шул ил җитәкчеләренең чакыруы буенча: Әфганстан, Япония, Согуд Гарәбстаны, Болгария, Монголия, Финляндия, Алжир, АКШ, Тунис, Чехословакия, Ливия, Сүрия, Марокко, Иордания, Франция, Берләшкән Гарәп Әмирлек-ләре, Кувейт, Төркия һәм башка дәүләтләрдә була. Мөһим халыкара конференцияләрнең оештыру комитеты составына керә, аларның почетлы рәисе була, чыгыш ясый. Русия һәм Согуд Гарәб-станы арасындагы дипломатик хезмәттәшлек булдыруга ярдәм итә.
1998 елның 21 сентябрендә Русия Президенты указы белән Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗет-дингә “Дуслык” ордены тапшырыла. 2001 елда Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Русия биография институты тарафыннан “Ел кешесе” дип танылды. 2002 елда Баш мөфти Русия Юстиция ми-нистрлыгының көмеш медале, 2004 елда Минин һәм Пожарский ордены, 2007 елда Русия Президенты указы нигезендә “Тынычлык урнаштыру һәм хәйрия эшчәнлеге өчен” алтын медале, 2008 елда Почет ордены, 2009 елның декабрендә Урыс Православие чиркәвенең Мәскәү кенәзе Даниил ордены, 2018 елда “Башкортстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен” һәм Татарстанның “Дуслык” орденнары белән бүләк-ләнде.
Инде унбиш елдан артык Баш мөфтинең Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә сөйләгән вәгазьләре федераль һәм республика телевизион каналлары буенча трансляцияләнә; атна саен үткәрелә торган җомга вәгазьләрен Үзәк диния нәзарәте сайтында мөселманнар карый.
Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин башлангычы белән 1989 елдан башлап, Русия мөсел-маннары Татарстанның Болгар җирендә борынгы бабаларыбыз — Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам кабул ителүнең чираттагы датасы хөрмәтенә җыела. “Изге Болгар җыены” бәйрәме чын мәгънәсендә Бөтенрусия чарасына әверелде.
Баш мөфтинең абруе иң югары халыкара дәрәҗәдә танылды: Согуд Гарәбстаны короле Сәлмән Бен Абдел-Азиз Әл Согуднең Русиягә дәүләт визиты вакытында аның Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән әңгәмәсе булды. Очрашу югары кунак инициативасы белән оештырылды. Сәлмән Әл Согуд һәм Тәлгать Таҗетдин халыкара хезмәттәшлек, бөтен дөньяда мәгърифәт һәм тынычлык хакына полимәдәни һәм дини диалог, шулай ук, экстремистик агымнар таралуга каршы тору мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
2018 елның гыйнварында Башкортстанга эш сәфәре кысаларында ил Президенты Владимир Путин Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты. Дәүләт башлыгы Башкортстанда мәчетләр саны артуга, Ислам белгечләре әзерләү буенча эшкә югары бәя бирде.
Очрашу алдыннан дәүләт башлыгы Русиядәге тарихи гыйбадәтханә – 1830 елда төзелгән Уфа-ның беренче Җәмигъ мәчетен карады, гыйба-дәтханә тарихы белән кызыксынды.
Сәхифәне Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.