Һәр туй никахтан башлана. Нәрсә ул никах?
Никах – ул туйның иң мөһим вакыйгасы. Яңа гаилә никахтан башлана һәм шуңа да ул изге гамәлләрнең берсе булып тора.
Аллаһы Тәгалә барлык нәрсәләрне дә парлап яраткан. Безгә - мөселманнарга Ходай Тәгалә парлап яшәү бәхетен бүләк иткән. Сәламәт булган ир вә хатын парлы яшәргә тиеш.
Никах мөселман кешесенә укыла. Аллаһка ышанмаган кешегә никах укылмый. Чөнки никах - Аллаһ кушкан эш. Кем мөселман? “Лә илләһе илләллаһ Мөхәммәдер расүлүллаһ”, - дип әйткән кеше мөселман. Ул үз теле белән шул сүзләрне әйтүе кирәк һәм шушы сүзгә тугры калырга тиеш, дип яза “Ислам нуры”.