Баш мие эшчәнлеген арттыру өчен намаз укыганда сәҗдә кылудан да нәтиҗәле физик күнегү юк.
Башны аска игәч, кан шунда йөгерә, басым арта, кан тамырлары киңәя. Күтәрелгәч, кан китә, кан тамырлары тарая. Шул рәвешле хәрәкәтләнеп, кан тамырларының эчке стеналары ныгый. Бу тромблар хасил булудан саклый. Бала җиде яшьтә намаз укыса, аның башында бернинди дә авырулар булмый.
Һәммәбез яшь калырга тели. Аллаһы Тәгалә мондый мөмкинлекне бирә. Аның өчен йокыдан торып, иртәнге намазны укырга кирәк. Бу вакытта атмосферага озон тарала. Сулаганда ул, организмга кереп, кешенең нерв системасын тынычландыра, кан тамырларын киңәйтә һәм кешене яшәртә.
Кеше организмында 360 буын бар. Аларга тоз утыра. Намаз укыганда, без бу буыннарны селкетеп, шул тозны да таратабыз.
Ә инде тәһарәт, госел турында сөйләп торуның кирәге юк.
Уразаның да файдасы зур. Көн дәвамында ач торып, бер ай буе кеше организмын чистарта, шлаклардан арындыра.
Ислам динендәге гореф-гадәтләр Аллаһы ризалыгы өчен кылган гамәлләр генә түгел, ә сәламәт яшәү өчен бер адым да. Аллаһы Тәгалә ул йолаларны шуның өчен яраткан. Моны һәркем белсен, аңласын иде, дип яза “Ислам нуры”.