"Әл-Коръән 25 пәйгамбәр музее” Ураза бәйрәме көннәрендә мохтаҗларга ярдәм күрсәтте.
Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, Уфаның “көньяк капкасы”нда урнашкан “Әл-Коръән 25 пәйгамбәр музее” активистлары Фауль хәзрәт Икъсанов җитәкчелегендә махсус проект эшләде. Гадәттә, Ураза гаетенә музейда бай табын әзерләп, христиан һәм яһүд конфессияләре вәкилләрен чакыралар иде. Традиция буенча сарык суеп, шулпа пешерәләр иде.
Кешеләр гаиләләре белән киләләр, бер-берсенә бүләкләр тапшыралар, тәмле ризыклар белән сыйланалар иде. Быел бәйрәмне башкача үткәрделәр. Очрашуны соңрак вакытка күчерделәр, ә хәйрия традициясен барыбер дәвам иттеләр: симез үгез итен ике адрес буенча илтеп мохтаҗларга тапшырдылар.
Бу хәйрия акциясенең үз тарихы бар. Инде күп еллар Фауль хәзрәт Икъсанов Уфаның 2нче балалар йортына шәхсән үзе бәйрәм күчтәнәчләре китерә. Әлеге учреждение коллективы инвалид балалар исеменнән һәрвакыт игелек кылучыларга чын күңелдән рәхмәтле. Хәзер “Әл-Коръән 25 пәйгамбәр музее”ның мөселман активистларына Зубовода төзелгән күпфункцияле клиник-диагностик медицина үзәге төзүчеләре дә рәхмәтле. Анда симез үгез ите китерделәр.
10 ел элек Башкортстанның баш раввины Дан Кричевский Фауль хаҗи Икъсановка эшлекле киңәш бирде – бинага уңайлы керү төркеме төзергә һәм ярдәм итү белән кызыксынды. Киңәш кабул ителде, әмма финанс ярдәменнән баш тарттылар. Тиздән изге эшкә керештеләр, ә Ураза бәйрәме көннәрендә музей территориясен-дә чираттагы алдан уйланган дизайнер эшләнмәсе гамәлгә ашырылды.
– Музейга керә торган матур ишекнең ике ягында колонналар куелды, анда Иерусалимнан һәм Гарәфәт тавыннан алып кайткан ташлар урнаштырылды. Без берничә ел этаплап бинага керү төр-кемен эшлибез, – ди Фауль хәзрәт. – План буенча баскычны Коръән Кәримне символлаштыручы китап рәвешендәге корылма ябарга тиеш. 2,5 тонна авырлыктагы конструкция урнаштыру нәкъ 23 майга туры килде.
Техника ярдәменнән башка булмады. Төзүчеләр барлык санитар таләпләрне үтәп эшләделәр. Ә Фауль хәзрәт һәм аның җәмәгате Нәзирә Мөдәрис кызы, мәйданчыкта басып изге эшкә фатыйха бирделәр, уңышлы башкарылсын өчен дога кылдылар.
Әгәр тарихка күз салсак, 1995 елның 16 июнендә, җомга көн Уфада Икъсановлар гаиләсе үзләренең “ЗаФаЗа-Ихсан” мәчете нигезенә тәүге ташны сала. Бу тантанада Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнаша.
Мөхәммәтзәки Гыйләҗ улы Икъсановтан калган йорт кечкенә музейны хәтерләтә. Биредәге диварларга һәм хәтта түшәмгә кадәр эленгән бихисап фотоларга карап мәчет төзелешен күз алдына китереп була. Бер фотосурәттә Фауль хәзрәтнең тормыш иптәше Нәзирә Мөдәрис кызы төзүчеләргә ашарга пешерә, икенчесендә 95 яшьлек әнисе Зәйнәп Нәбиулла кызы мәчетнең михрабына кирпеч сала. Фотосурәтләрдә республикада һәм илдә билгеле шәхесләр, дин әһелләре, Мисыр, Төркия, Согуд Гарәбстаны һәм башка илләр-дән килгән кунаклар да бар.
Фауль хәзрәт туганнары: Дамир, Риф, Лилия, Филия һәм Римма белән киңәшләшеп, аларның ярдә-ме белән мәчет төзелешен башлый. Алар бары тик үз көченә генә таяна, бу изге эшкә хәләл мал-мөлкәтен: фатир, машина һәм бакча участокларын кызганмый. Аларны сатып төзелеш материаллары ала, махсус техника чакырта. Фауль Зәки улы, төзелешкә җаваплы кеше буларак, биредә ал-ял белми көнне төнгә ялгап хезмәт сала. Мәчет төзеләсе урын ел саен язын кар сулары басып, күл барлыкка килә, аны көймә белән генә кичеп була. Икъсановның бу урынга мәчет салырга ниятләвен профессиональ төзүчеләр тормышка ашмаслык хәл дип билгеләсә дә, Фауль Зәки улы үз дигәненә ирешә: туфрак, ком һәм төзелеш калдыклары ташып, чокыр күмелә. Булачак мәчетнең сызымнарын да ул үзе эшли. Гыйбадәтханәнең проекты күп тапкырлар үзгәртелеп, ул 2009 елда тәмамланган төс ала. Гыйбадәтханә төзелеше вакытында аның янындагы өч гектар мәйданга да туфрак ташып өелә, ул урын 15 метрга өскә күтәрелә. Икъсановларның изге эшенә ярдәмгә башка моңарчы бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә килә.
Мәчет бинасы җир асты һәм җир өсте өлешләреннән тора. Аларның һәрберсе икешәр катлы. Җир асты өлешендә уку залы һәм йокы бүлмәсе, җир өсте өлешендә ирләр һәм хатын-кызлар гыйбадәт кылу өчен заллар урнашачак.
Гыйбадәтханәнең һәр элементы – үзенчәлекле символ. Мәчетнең михрабы – мәчет түрендә кыйбла тарафын күрсәтеп торучы урыны намазлар санынча бишкырлы итеп салына. Михрабның икенче катында Җәннәт капкасын символлаштыручы бер тәрәзә уелган. Бина-ның көньяк һәм төньягында өчәр тәрәзә бар. Алар ике кат кирпеч белән капланган: беренче каты тормышны, икенчесе мәңгелекне аңлата, ә пыяла мозаикада Коръән Кәрим тышы сурәтләнгән. Икенче катның көнбатыш ягында ике якка ачыла торган “ЗаФаЗа” һәм “Ихсан” сүзләре уеп язылган, Ростов осталары ясаган сәнгать әсәренә тиң имән ишек урнаштырылган. Мәчет гөмбәзенең тимер каркасы Җирнең параллельләрен һәм меридианнарын хәтерләтә. Гөмбәз алтын төсендәге калай белән ябылган, аны өч шар һәм ярымай очлый. Волгоград осталары ясаган алтын йөгертелгән ярымай 2008 елның июнендә 27 метр биеклектәге гөмбәзгә урнаштырыла. Гөмбәзнең цилиндр сыман өлешендә мозаикадан торган уналты тәрәзә куелган. Михраб өстендәге беренче тәрәзәдә – гарәпчә “бердәнбер Аллаһ” мозаикасы, калганнарында 25 пәйгамбәрнең исемнәре язылган. Уналтынчы тәрәзә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә багышланган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, барлык тәрәзәләр дә мөселманнар өчен изге көн – җомгада куелган.
Мәчеткә нигез салганнан соң Фауль хәзрәт Икъсанов хаҗ кыла, гыйбадәтханә төзелеше тәмамланганнан соң изге шәһәр – Бәйтүл Мөкатдәскә (Иерусалимга) бара. Согуд Гарәбстанында һәм Бәйтүл Мөкатдәстә булып, Коръән Кәрим-не өйрәнеп, мөселман архитектурасы белән танышып, ул дөньяда 25 пәйгамбәргә багышланган гыйбадәтханәләрнең булмавына инана.
2009 елда Фауль Зәки улы авторлык хокукын раслау өчен тиешле оешмага мөрәҗәгать итә. Русия авторлык хокуклары оешмасында аның мөрәҗәгатен 9 ай дәвамында тикшерәләр, 150 илнең гыйбадәтханәләре белән чагыштырып карыйлар – дөньяда Фауль Икъсановныкы кебек мәчет табылмый. 2009 елның 31 декабрендә махсус комиссия карары белән авторлык хокукы раслана. 2010 елның июнь аенда Новосибирскида ЮНЕСКО үткәргән Русиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм мәгарифенә багышланган фәнни-гамәли конференциядә аңа гыйбадәтханәнең архитектура проектын теркәү турында авторлык таныклыгы тапшырыла. “Егерме биш пәйгамбәр” мәчете дөньяда бердәнбер дип таныла.
2010 елның 16 июнендә, төзелеш башлауның 15 еллыгын билгеләгәндә, “ЗаФаЗа-Ихсан” исеме тарихта кала, ул “Егерме биш пәйгамбәр” исемен ала, хәзер исә “Әл-Коръән 25 пәйгамбәр музее” дип атала.
Сәхифәне Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.