+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
30 июнь 2020, 16:33

"Ислам – Русия тарихының иң мөһим органик өлеше"

Радий Хәбиров Русия Федерациясе һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы партнерлыгының 15 еллыгына багышланган онлайн-конференциядә катнашты.

Бүген, 30 июньдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы партнерлыгының 15 еллыгына багышланган онлайн-конференциядә катнашучыларга видеосәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

"Сезне Башкортстан Республикасы исеменнән чын күңелдән сәламләвемә шатмын. Безнең төбәктә дә, бөтен илдәге кебек үк, күп кенә халыклар һәм диннәр вәкилләре яши.

Русия – миллионлаган мөселманнар өчен туган йорт. Ислам – гомумрусия тарихының иң мөһим органик өлеше. Без күпгасырлык дини һәм мәгърифәтчелек традицияләре, күренекле дини фикер ияләренең исемнәре белән горурланабыз. Мөселманнар һәрвакыт Ватаныбызның ышанычлы терәге булды. Илебездә конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуда Башкортстан мөселман өммәте дә зур өлеш кертә.

Шулай ук мөхтәрәм Баш мөфтиебезне, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдинне шушы җаваплы вазыйфага сайлануның 40 еллыгы белән котлыйсым килә. Безнең өчен ул чын рухи лидер һәм зирәк остаз булып тора.

Конференциядә катнашучыларның барысына да ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм чәчәк атуларын телим!", - диелә мөрәҗәгатьтә.

Фото: glavarb.ru сайтыннан.
Читайте нас