Зикер ул - гарәпчәдән искә төшерү дигән сүз.
Дин тәгълиматында Аллаһны искә төшерү, Аны зурлау һәм бөекләү була, дип яза "Ислам нуры".
Шулай ук, зикер Коръәннең бер исеме дә булып тора. “Хакыйкатьтә, бу зикерне без сиңа иңдердек һәм аны кыямәт көненә кадәр саклаячакбыз”, – ди Аллаһы Тәгалә. Коръәнне ятлаган һәм укыган кеше Раббыбызны зикер кыла.
Изге Китапны ятлау гына түгел, аны күңелдә сакларга да кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә, "Коръән ул бәйләп куелмыйча калдырылган дөя кебек", ди. Дөяне бәйләп куймасаң, ул кача, Коръәнне укып кабатлап тормасаң, аны онытасың...