Ризык – Аллаһы Тəгалəнең җан иялəренə яшəеш өчен биргəн һəм алар тарафыннан ашалган нəрсə.
Ризыкны бирүче Аллаһ, лəкин бəндə үз телəге белəн хәлəл яки хәрам юлдан ризыгын эзлəр. Хәлəл юлдан эзлəсə, Аллаһы Тəгалə хәлəл юлдан бирер, хәрам юлдан эзлəсə, хәрам юлдан бирер. Шуңа күрə дə ризыкларын хəлəлдəн телəмичə, хәрамнан ашаганнар үз ирадəсе (телəге) белəн ризыкны начар юлдан эзлəүчелəр өчен җəваплылар.
Ризыкка түгел, ризыкландыручыга өмет баглау тиешле. Һəр җанлының ризыгын бирүче Рəззакү-галəм булган зат — Аллаһы Тəгалəгə, Аңа инанырга, Аңа гына өмет багларга кирəк. Чөнки Аның хəзинəсе мул. Аңа чын күңелдəн ышанганнар кыенлык күрмəс. Тик бер генə туендыручы булган Аллаһыны онытып, ризыкка өмет баглаганнар кыенлык күрер, хəсрəттəн котыла алмас, дип яза “Ислам нуры”.