+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
30 июль 2020, 06:15

Имамнар саклык чараларын катгый үтәргә чакыра!

Мөселманнар һәр ел саен иң мөһим һәм зур ике бәйрәмне билгели: берсе Ураза гаете булса, икенчесе – Корбан бәйрәме.

Мөселманнар һәр ел саен иң мөһим һәм зур ике бәйрәмне билгели: берсе Ураза гаете булса, икенчесе – Корбан бәйрәме.


Быел бу дата 31 июльгә туры килә һәм гает намазлары, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, үзенчәлекле форматта узачак. “Роспотребнадзор” тарафыннан тәкъдим ителгән санитар нормалар, социаль дистанция һәм битлек режимы сакланачак.
Корбан чалу йоласы башкалада һәм районнарда махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда үтә, аларда да саклану чаралары күреләчәк.
Соңгы берничә елдагыча, Уфада корбан малларын чалу өчен махсус урыннар билгеләнде. Аларның берсе Уфа янындагы Зинино поселогының “Кәрван” сәүдә үзәге алдындагы мәйданда (Төзелеш урамы, 1 “г” санлы йорт) булса, икенчесе Черниковка бистәсендә, Төньяк автовокзалы (Кемеров урамы, 82 санлы йорт) мәйда­нында.
Уфа шәһәренең 1нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт ӘХМӘРОВ:
– Тукай урамында урнашкан 1нче Җәмигъ мәчетендә бәйрәм намазы һәм хөтбәсе 31 июльдә иртәнге сәгать 9да башланып, 9.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Быелгы санитар-эпидемиологик шартларга ярашлы, Корбан бәйрәмен үткәрүдә үзенчәлекләр бар. Беренче һәм икенче катларда 100әр кеше, ягъни җәмгысы 200 кеше намаз укый алачак. Гает намазын мәчет ихатасында укучыларның да арасында ким дигәндә метр ярым ара калырга тиеш була.
Мөселманнардан битлек һәм намазлыкларын алып килүләрен үтенәбез. Мәчет капкасы һәм ишеге төбендә икешәр кеше дежур торачак.
Башкортстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында да (https://dumrb.ru/kurban-bajram-2020/) Корбан гаете белән кызыксынучылар өчен тиешле мәгълүмат бирелгән. Анда быелгы Корбан гаетен һәм корбан чалу йоласын үтәү өчен саклык чараларын үтәү киңәш ителә.
Имамнар өчен киңәшләр:
– бәйрәм намазы һәм хөтбәсен иртәнге 6-7 сәгать арасында үткәрү, дәвамлылыгын 20 минуттан арттырмау хәерле;
– бәйрәм табыннарын оештыру тыела;
– мәчет биналарында һәм янәшәдәге территориядә социаль дистанция (1,5 м) саклану мотлак;
– мәчеткә COVID-19 йогу куркынычы аеруча янаган кешеләргә (65 яшьтән өлкәнрәкләр, хроник авырулар белән интегүчеләр) керү чикләнә;
– мәхәллә кешеләре һәм мәчет хезмәткәрләре битлек режимын катгый үтәргә тиеш (имамнар тарату өчен бит­лекләр әзерли);
– килүчеләрнең үзләре белән гыйбадәт кылу ке-ләмнәре булырга тиеш;
– якыннан аралашудан һәм кул биреп күрешүдән тыелырга киңәш ителә;
– мәчет территориясенә кергәндә волонтерларны җә­­леп итеп, санитария чаралары үтәләчәк (кулларны антисептик эшкәртү, кирәк булса, битлекләр өләшү).
Бәйрәмгә килүчеләр өчен мәҗбүри:
– битлек режимын катгый үтәү;
– социаль дистанцияне (1,5 м) саклау;
– үзең белән намазлык, антисептик алып килү;
– кул кысышудан һәм якын аралашудан тыелу.
65 яшьтән өлкән, хроник авырулары булган кешеләр­нең халык күп урыннарга килүе хупланмый. Билгеле бу­луынча, коронавирус инфекциясе нәкъ шушы категория кешеләр өчен аеруча куркыныч.
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте шулай ук махсус kurban-online.ru сайтын булдырган, анда теләгән һәркем үз исеменнән корбанга заказ бирә ала. Бу сайт аша заказ биреп чалынган корбан малларының итен “Ватан” хәйрия фонды волонтерлары мохтаҗларга илтеп тапшырачак. Кайнар линия телефоны: 960-800-600-1.

Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА әзерләде.
Читайте нас