Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Корбан бәйрәме белән котлады.
- Хөрмәтле Башкортстан Республикасы мөселманнары!
Сезне чын күңелдән изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Гасырлар дәвамында ул исламның чын кыйммәтләрен гәүдәләндерә, заманны мөселман дөньясы халыкларының бай тарихы һәм мәдәнияте белән бәйли. Бу көннәрдә һәр диндар Аллаһы Тәгаләгә ихлас күңелдән дога кыла, үзенең хисләрен, уй-фикерләрен һәм кылган эшләрен мәрхәмәт һәм гаделлеккә, якыннарыңны кайгыртуга юнәлтә.
Безнең төбәктә күп гасырлар дәвамында дин тотучыларның бай рухи традицияләре тынычлык һәм татулык, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен саклауга хезмәт итә. Республика халкының бердәмлеге, диниара хезмәттәшлек алга таба да Башкортстан халыклары арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга, уртак йортыбыз – бөек Русиянең чәчәк атуына ярдәм итәр дип ышанам.
Корбан бәйрәме безгә рухи шатлык китерсен, яңа игелекле эшләргә һәм лаеклы гамәлләргә рухландырсын!
Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!, - диде Радий Хәбиров.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.