+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
20 август 2020, 06:35

Яңа ел белән!

20 августта мөселманнар яңа айга, ягъни Мөхәррәм аена гына түгел, яңа 1442нче һиҗри елга да аяк басты.

20 августта мөселманнар яңа айга, ягъни Мөхәррәм аена гына түгел, яңа 1442нче һиҗри елга да аяк басты.

“Мөселман календареның башлангыч ноктасы булып кешелек тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе - Рәсүлебезнең (с.г.в.) Һиҗрәте тора. Һиҗрәт – Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) һәм аның сәхабәләренең Мәккәи Мөкәррәмәдән Мәдинәи Мөнәвәрәгә бөек күчеше ул. Моңа аларны мөшрикләрнең эзәрлекләүләре, кыерсытулары, мәрхәмәтсез җәбер-золымнары мәҗбүр иткән.

Ирекле рәвештә, бернинди чикләүләрсез, тыюларсыз һәм ачыктан-ачык хак динне – Исламны тотуны ният итеп, 622 елның мөхәррәм аенда Мәккәдәге мөселманнар үзләренең йортларын, каралты-кураларын, мөлкәтләрен, туган җирләрен ташлап чыгып китә. Нәкъ менә шушы күчеш аркасында бөек Ислам дине дөнья буйлап тарала башлаган.

Һиҗрәтнең Аллаһы ризалыгы өчен азатлыкка һәм дин ирегенә ирешү юлының башы булып торуында бернинди шик юк. Хактыр ки, аның максаты Ислам турында кешеләргә ишеттерү һәм тарату булган. Шушы изге ниятләр хакына Аллаһы Рәсүле (с.г.в.) һәм аның сәхабәләре үзләренең мал-мөлкәтләрен, ә кайберләре гомерләрен дә корбан иткәннәр. Шул рәвешле алар Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның соңгы Шәригатенә үзләренең ихлас сөюләрен һәм тугрылыкларын белдергәннәр, киләчәк буыннарга маяк булып балкып торган үрнәк күрсәткәннәр.

Мөэмин-мөселманнар Һиҗри буенча яңа елны әнә шулай -- Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм Аның сансыз нигъмәтләренә шөкер кылып, сөекле Рәсүлебез (с.г.в.) һәм сәхабәләр каһарманлыгын олуглап каршылый.

Дин кардәшләребез алдагы 12 айда иманнарын тагын да куәтләп, туры юлда игелекле гамәлләр кылып, Аллаһының ризалыгын һәм рәхмәтен алырга зур өметләр баглыйлар”, дип яза Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Һиҗри исәп буенча Яңа ел башлану уңаеннан мөрәҗәгатендә.

Фото: nur.tatar
Читайте нас