Без Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм бер булуына ышанып, Ул кушканнарны эшләп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тиешбез.
Аллаһ безгә чиксез нигъмәтләр биргән, без шулар өчен рәхмәтле булырга тиешбез. Аллаһы Тәгаләне барлык нәрсәдән һәм барлык кешедән дә өстен күрергә, Аны яратырга, Аннан куркырга, Аңа чын күңелдән шөкер итәргә, Аның исемен хөрмәт белән телгә алырга кирәк.
Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү түбәндәгечә булырга мөмкин:
Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелу белән;
пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне ярату, аның сөннәтен үтәү белән;
намазларны вакытында уку белән;
әти-әнигә итагать итү, сүзләрен тыңлау белән;
кардәшләрне, туганнарны ярату, алар белән туганлык җепләрен саклау;
фәкыйрь-мохтаҗларга ярдәм итү һәм башка шундый гамәлләр белән, дип яза “Ислам нуры”.
Фото: pixabay.com.