Уңышка, бәхеткә, тынычлыкка ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Бары тик Коръән укып, я булмаса аны тыңлап, аның мәгънәсенә төшенеп кенә без шушы авыр, болганчык заманда тынычлык, авыруларыбызга шифа таба, яшәвебезне күркәмләндерә алырбыз. Аллаһының Китабы ике дөнья бәхетенә ирештерәчәген барыбыз да аңласа иде! Коръәннән укылган һәр хәреф өчен 10 әҗер-савап вәгъдә итә бит Раббыбыз. "Коръәнне өйрәнгәндә азапланып укучыга савап икеләтә булыр”, - дигән хәдис бар. Карагыз, укыган өчен дә, өйрәнгән өчен дә, хатаңны тырышып төзәткән өчен дә савап бар.
Бер галим: “Коръән укы! Күбрәк Коръән укыган саен Аллаһы Тәгалә сиңа Үзенең бәрәкәт ишекләрен ачар һәм синең уеңа да килмәгән нигъмәтләрен дә бирер", - дигән.
Сез дә Коръән укуга күбрәк игътибар бирсәгез, нинди генә эшкә тотынсагыз да бәрәкәте артыр. Ә инде Коръән укуны яшәү рәвешенә кертмәсәң, анда язылганнар белән гамәл кылмасаң, тормышта да, эштә дә, гаиләдә дә уңышка, бәхеткә, тынычлыкка ирешү, әлбәттә, авыр булачак, дип яза "Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!"