+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
22 Октября 2020, 12:30

"Туган илгә мәхәббәт - Ислам диненең бер өлеше"

Cугыш елларында мөселманнар дошманны юк итүдә зур роль уйнаган.

Сугыш елларында мөселманнар дошманны юк итүдә зур роль уйнаган.
Бүген "Торатау" Конгресс-холлында "Башкортстанның Бөек Җиңүгә керткән өлеше" дигән халыкара фәнни-гамәли форум үтте. Анда дин әһелләре, тарихчылар Ислам диненең немецларга каршы булган сугышта тоткан роле турында фикер алышты.
- Кызганычка каршы, яшь буын бу елларның авырлыгын тулысынча аңламый. Безгә үсеп килүче буынга патриотик белем бирүгә игътибарны арттырырга кирәк. Шул ук вакытта, әлеге Җиңүдә мөселманнарның тоткан ролен дә билгеләргә кирәк. Габрахман Рәсүлев - шушы катлаулы чорда мөселманнарны үз артыннан ияртүчеләрнең берсе. Аның сүзләре соңрак та бик күп телләргә тәрҗәмә ителгән, - диде Башкорт дәүләт университетының Башкортстан Республикасы тарихы, археология һәм этнология кафедрасы мөдире Булат Азнабаев.
- Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләдек. Без башын салган һәр сугышчыны хәтерлибез. Ни өчен 75 ел рәттән моны билгелибез соң? Онытып булмый. 75 ел элек без берләшеп дошманны туктатып кына калмадык, без фашизмны юк иттек. Без яшьләргә бу батырлыкны аңлатырга тиеш. 1920-30 елларда 11 елга 7 мең мәчет тезелде. Ә соңрак аларның барысын да диярлек юкка чыгардылар. 1980 елларда барлыгы 94 мәчет калган иде... Шулай булса да без кыйблабызны югалтмадык. Туган якка мәхәббәт - ул безнең динебезнең бер өлеше. Сугыш елларында һәр дин әһеленең Аллаһтан җиңү соравы, урын-җир өстендә ятучыларның аңардан фашизмның юкка чыгуын теләп ялваруы ишетелми калмагандыр, әлбәттә. Илебезгә басып керүчеләр күп булган. Әмма кайсы гына гасырда да бу хәл кабатланмасын, без бөек Раббыбыздан ярдәм сорадык. Киләчәктә балаларыбызда да шушы сыйфатны тәрбияләргә кирәк, - диде Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.
Чарада, шулай ук, мөфти Рәсүлевның тормыш юлы турында да сөйләнелде. Атап әйткәндә, сугыш елларында аның чыгышларыннан өзекләр китерелде. Рәсүлевның халыкка мөрәҗәгатьләре, чыннан да, зур көчкә ия булган.
Мәскәү Ислам институтының өлкән фәнни хезмәткәре Вячеслав Әхмәдуллин Рәсүлевның мөрәҗәгатьләрен тәкъдим итте.
- Архивларда утырып, бик күп мәгълүмат җыя алдым. Бу документлар башка телләргә дә тәрҗемә ителгән. Рәсүлевтан тыш, сугыш вакытында башка мөселманнар да фашизмга каршы көрәшкән. Коръән китаплары күпләп басылган. Үзбәкстанда, мәсәлән, сугыш башланып киткәч, беренче җомгада ук мөселманнар күпләп җыелып, дин әһелләре җиңүне сорап дога кылган һәм немец гаскәрләренә каршы көрәшкә чакырган. Шулай итеп, без мөселманнарның сугышның беренче көннәреннән үк дошманга каршы көрәшүен билгели алабыз. Чарада, шулай ук, башка тикшеренүләр турында да сүз барды.
- Мөселманнар һәрвакыт конфессияара татулыкны алга куйды. Шул ук вакытта, бездә Туган илгә мәхәббәт тә бик көчле. Без аны якларга һәрвакыт әзер, - диде чарада катнашучылар.
Гөлия Гәрәева фотосы.
Читайте нас