+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
20 ноябрь 2020, 12:30

Каберләрне зыярәт кылганда нинди дога укыла?

Каберләрне зыярәт кылу — тормышыбызның бер өлешедер. Үлемнең кайчан һәм ничек киләсен без белмибез. Үлемне һәркайсыбыз да әзерлек белән көтеп торырга тиешбез. Иртән эшкә китеп, кичен өйгә сау-сәламәт кайтуыбызга ышаныч юк. Әгәр уйлап карасаң, дусларыбызның күбесе җир өстендә түгел, гүрдә икән инде. Алар бездән хәер-фатыйха өмет итә, дип яза "Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!".

Каберләрне зыярәт кылганда "Ясин", "Тәбарәк", "Ихлас", "Фәләкъ", "Нәс", "Фатыйха" сүрәләре һәм "Бәкара" сүрәсенең беренче аятьләре укыла. Бу догаларны башка кеше түгел, дога кылырга килгән кеше үзе укыса, хәерлерәк.
Пәйгамбәребез Мөхәммд (с.г.в.) каберләрне зыярәт кылганда түбәндәге догаларны укыган: "Әссәләәмү галәйкүм йәә әһләл-кубүүр йәгъфируллааһү ләнәә вә ләкүм. Әнтүм сәләфүнә вә нәхнү бил-әсәр". (Сәлам сезгә әй, кабер халкы! Аллаһ безгә һәм сезгә мәгъфирәт итсен. Сез - элек киткәннәрдән, без дә сезнең артыгыздан киләчәкбез);
"Әссәләәмү галәйкүм әһлид-дийәәри минәл-мүэминиинә вәл-мүслимиинә вә йәрхәмүллааһүл-мүстәкъдимиинә миннәә вәл-мүстәэхыйриинәә вә иннәә иншәә-әллааһү бикүм ләәхикуун". (Сәлам мөэминнәр һәм мөселманнар йорты халкына. Аллаһ бездән элек үлгәннәргә, аннан соң үләчәкләргә рәхмәт кылсын. Иншә Аллаһ, без дә сезгә кушылырбыз);
"Әссәләәмү галәйд-дийәәри минәл-мүэминиинә вә иннәә иншәә-әллааһү бикүм ләәхикуун. Әс-әлүллааһә ләнәә вә ләкүмүл-гаафийә". (Әй, мөэминнәр йортының халкы! Сәлам сезгә. Без дә Аллаһ теләгән вакытта сезгә кушылырбыз. Аллаһыдан үзебез өчен һәм сезнең өчен дә иминлек телибез).
Фото: pixabay.com
Читайте нас