+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
23 ноябрь 2020, 11:40

Күз тигәч укыла торган дога

Күз тигәч, мөселманнар нинди догалар укырга тиеш?

Күз тигәч, мөселманнар нинди догалар укырга тиеш?
"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әгузү бикәлимәтилләһи тәәмма - мин кулли шайтани вә һәәммәһ - вә мин кулли гаайнин ләәммәһ". (Мәгънәсе: "Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән башлыймын. Бөтен шайтаннардан, зәһәрле хайваннардан һәм күзе тигән һәр начар күздән Аллаһы Тәгаләнең кимчелексез һәм тулы кәлимәләренә сыенамын").
Догага дип учыгызны күтәреп "Фатиха", "Аятел-Көрси", "Фәләк" һәм "Нас" сүрәләрен укып, учыгызга өреп баштан аяк очына чаклы тәнегезне сыпырыгыз - үз-үзегезне өшкерүне иртә-кичен башкарсагыз файдалырак булыр.
Үзегез кешеләргә (шулай ук башка җан ияләренә) күз тидерүчән булсагыз: "СөбханАллаһ", - дип карагыз, дип яза "Ислам нуры".
Фото: pixabay.com
Читайте нас