Һәм бер-берегез арасында өлфәт мөнәсәбәтләрне саклагыз!
Аллаһы Тәгалә әйтте: “Барыгыз бергә Аллаһның арканына (Китабына һәм диненә) ныклап ябышыгыз һәм (әһле китап кебек ихтилафка төшеп хакыйкатьтән һәм бер-берләрегездән) аерылмагыз. Аллаһның сезгә биргән (игелек һәм) нигъмәтен истә тотыгыз. Сез (җаһилият чорында бик озак еллар буена бер-берсе белән сугышкан) дошманнар булган чакта, Ул (сезне Ислам дине белән шәрәфләндереп) күңелләрегез арасында (татулык һәм бер-беребезгә карата җылылык яратып), өлфәт бердәмлек барлыкка китерде һәм сез Аның (бу) нигъмәте белән (бер-берләрен бик якын күргән) кардәшләр булдыгыз. Янә сез (кяферләрегез сәбәпле), Ул упкыны ярында чакта, (Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм җибәреп), Ул сезне аннан коткарды. Аллаһ аятьләрен сезгә шулай бәян итә, бәлки, сез һидаят табарсыз”. (“әл-Гимран” сүрәсе, 103нче аять).
Ислам дине килгәнче, гарәпләр, бер-берсен алдап, үтереп, җир өчен сугышып яшәгәннәр. Алар Ислам дине өстендә тырышлык куя башлагач, Аллаһы Тәгалә йөрәкләренә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык салган. Шуннан үзара хөрмәтләшеп тормыш иткәннәр, кардәшләре өчен җаннарын да кызганмаганнар һәм диннең бөтен дөньяга таралуына сәбәпче булганнар.
Алар хакында Аллаһ Раббыбыз әйтте: “Һичшиксез, иман китергән һәм (намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек) изге гамәлләр кылганнар. Һичшик-сез, алар — барлыкларның иң хәерлеләре. Раббылары хозурында аларга әҗер итеп (сарайлары һәм агачлары) асларыннан елгалар агып торган Гаден Җәннәтләре булыр. Алар анда мәңге калачак. Аллаһ алардан разый, алар да Аннан разыйлар. Бу Раббыларыннан курыккан кешеләр өчен булыр” (“әл-Бәйинә” сүрәсе, 7-8нче аятьләр).
Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм гарәпләрне ничек берләштерде соң? Ул аларга байлык та, дәрәҗә дә ышандырмады. Бары тик аларның йөрәкләренә юл салып, иманнары ныгыгач, гарәпләрнең яхшы якка үзгәрүенә иреште.
Раббыбыз Аллаһ әйтте: “Ул (Әүс һәм Хәзрәҗ кабиләләренең йөз дә егерме еллык дошманлыгыннан соң) аларның күңелләрен берләштерде. Син (аларның күңелләрендә булган нәфрәт һәм үч алуны бетерү өчен) җирдә булганнарның бөтенесен сарыф итсәң дә, аларның күңелләрен берләштерә алмаган булыр идең. Әмма (бөтен барлыкларның бер-дәнбер хуҗасы) Аллаһ (иң өстен куәте белән) алар арасын берләштерде. Һичшиксез, Аллаһ — Бөек (Җиңелмәс), Хикмәт иясе” (“әл-Әнфәл” сүрәсе, 63нче аять).
Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Мөэминнәр бер-берсенә терәк булган бер бинага охшаш”, — дигән һәм, шушы хәдисне раслап, бармакларын аралаштырып күрсәткән. Ягъни бинаның кирпечләре бер-берсеннән китә башласалар, бервакыт өй җимереләчәк. Шулай ук мөселманнар үзара читләшсәләр, низаглашсалар, сугышсалар, алардан Аллаһның рәхмәте, ярдәме һәм бәрәкәте китәр, аларның дәрәҗәләре түбәнгә төшәр. Бу мисалга аккош, чуртан һәм кысланы китерергә мөмкин. Аккош — күккә, чуртан суга һәм кысла җиргә тарта. Шуның өчен алар бердәм түгел һәм алга китә алмыйлар.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләм: “Аллаһы Тәгалә 7 төркем кешене гаршесенең күләгәсенә кертер, шул көнне бүтән күләгә булмас. Алар: 1) Гадел имам (җитәкче); 2) Аллаһ өчен гыйбадәт кылган яшьләр; 3) Йөрәге мәчеткә бәйләнгән кешеләр; 4) Яшь, матур, бай булган хатын-кыз ир кешене зинага чакырып, ул шул хәрам эштән тыелып: “Мин галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләдән куркамын”, — диюче; 5) Аллаһ өчен сөешкән, Аллаһ юлында берләшкән һәм Аллаһ юлында аерылышкан ике кеше; 6) Сәдака бирүче – уң кулы биргән сәдаканы сул кулы белми торган итеп бирүче кемсә, 7) Ялгыз калган чакларда Аллаһны искә алып елаган, күз яше түккән бәндәләр”, — дип әйткән.
Мөхтәрәм җәмәгать, бергә-бердәм һәм бер-беребезгә терәк булыйк! Бердәмлектә көч, җиңеллек, Аллаһның рәхмәте, ярдәме һәм бәрәкәте бар. Җәмәгать белән кылган гамәлнең савабы — диңгез кебек, ә үзең генә үтәгән эш бер тамчы әҗеренә тиң.
Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Намазны ялгыз укуга караганда җәмәгать белән укылган намаз 27 мәртәбә өстенрәк”, — дип әйтте. Җәмәгатьтә — бәрәкәт. “Бер кешегә әзерләнгән ризык — ике кешегә, ике кешегә әзерләнгән ризык — дүрт кешегә, дүрт кешегә булган ризык сигез кешегә җитә”, — диде Рәсүл әкрам галәйһиссәләм. Бер хәдистә: “Минем җаным Аллаһ кулында булган, Аллаһ белән ант итеп әйтәм, Аллаһка ышанмыйча җәннәткә кермәссез: Бер-берегезне яратмыйча торып, иманыгыз тулы булмас. Бер гамәлне эшләсәгез, бер-берегезне яратуга ирешә алырсыз. Бер-берегезгә сәлам бирегез!” — диелгән (Мөслим). Берәү икенчесенә: “Мин сине яратам!” – дип әйтә. Теге кеше: “Син бу сүзләрне әйткәнче яхшы уйладыңмы?” – дип сорый. Ул: “Әйе, яхшы уйладым”, — ди. Ул тагын: “Яхшы уйладыңмы?“ – дип сорый. “Әйе, яхшы уйладым”, – дип җавап кайтара. “Алайса минем хакым синнән күбрәк. Син шуңа әзерме?” – дип сорый. Бәндә аңа бернәрсә дип тә җавап кайтармый.
Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм: “Бер кеше күрше авылга кайтыр өчен юлга чыккан. Кеше кыяфәтендәге фәрештә, аның каршына килеп: “Син кая юл тотасың?” – дип сораган. Кеше: “Фәлән җиргә кардәшемнең хәлен белер өчен барам”, — дип җавап кайтарган. Фәрештә: “Ул сиңа нәрсә дә булса бирергә тиешме, шуның өчен барасыңмы?” — дип сорый. “Юк, мин аны яратам”, – дип җавап бирә теге кеше. Фәрештә: “Аллаһ мине синең янына җибәрде һәм: “Син ул кешене ничек яратсаң, Аллаһ та сине шулай ук ярата дип әйтергә боерды”, — ди.
Ярмук сугышында яраланган сугышчылар янына берәү су эчерергә килгән. Берсенә су эчерәм дип торганда якында гына башка сәхабәнең ыңгырашкан тавышын ишетеп, ул яралы: “Теге кеше янына бар, ул миннән дә катырак сусаган”, – дип әйтә. Теге кеше янына килгәч, тагын берәүнең ыңгырашканы ишетелә. Бу бәндә: “Ул кеше янына бар!” – дип әйтә. Аның янына килгәндә ул кеше инде үлгән була. Икенчесе янына барганнар икән, ул да үлгән, беренчесе янына килгәннәр икән, анысы да вафат булган. Карагыз сез кардәшлекнең, бер-берсен ихтирам итүнең ни дәрәҗәдә булуын? Хәтта үлгәндә дә, үзләре турында уйламыйча, башкалар өчен кайгырып, җаннарын да кызмаганнар. Димәк, Аллаһ Тәгалә бездән бердәмлекне, бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, ярдәмләшеп яшәве-безне тели. Аңа ничек ирешергә була? Әлбәттә, безгә Аллаһының китабы – Коръән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең юлы ярдәм итәчәк.
Беренчедән, кеше үзен башкалардан өстен куярга тиеш түгел. Икенчедән, кешеләр аңа караганда Аллаһка якынрак һәм яхшырак дип уйларга кирәк. Өченчедән, кеше ошыймы-юкмы — барыбер, аны Аллаһ ризалыгы өчен яратырга кирәк. Дүртенчедән, әгәр без шуны эшли алмыйбыз икән, үзебезне төзәтү өчен тырышырга тиешбез.
Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.