+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
25 ноябрь 2020, 10:15

Изгелек кылу - сәдака

"Шәригать һәм акыл каршында яхшылык саналган һәрбер нәрсә - сәдака. Кардәшеңә ачык йөз белән юлыгуың һәм су алырга килүче кардәшеңнең чиләгенә су салуың да изгелек".


"Шәригать һәм акыл каршында яхшылык саналган һәрбер нәрсә - сәдака. Кардәшеңә ачык йөз белән юлыгуың һәм су алырга килүче кардәшеңнең чиләгенә су салуың да изгелек".

Ягъни кешеләргә изгелек кылу сәдакадан санала. Шуңа күрә "сәдака" кул белән нәрсәдер бирү генә түгел, бәлки фәкыйрьләрнең дә сәдака кылулары һәм шул сәдакалары белән савапка ирешүләре мөмкин. Хәтта кайбер хәдисләргә күрә, кылырга мөмкин була торып, усаллыктан тыелу да - сәдака. Кешеләргә ачык йөз күрсәтү дә сәдака һәм саваплы эш булганнан соң, дөнья көткәндә малым булмады, изгелек итәргә көчем җитмәде дияргә һичкемнең хакы юк.
Фото:pixcibay


Читайте нас