Иң яхшы һәм нәтиҗәле дәваларның берсе — Аллаһының шифалы сүзләре — Коръәни Кәримдер.
Шәригатьтә Коръәннең төрле психик һәм физик авыруларга карата иң нәтиҗәле дәва булуы расланган. Ләкин монда шул нәрсәгә нык ышану һәм нәтиҗә ясауда ашыкмау таләп ителә. Бу нәрсә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм заманыннан алып хәзерге көнгәчә, чыннан да, тәҗрибә кылып киленә. Бик күпләр чирләренә сихәт, шифа табудан өмет өзгәннән соң Коръәни Кәрим белән төзәләләр, дип яза "Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!"
Аплаһыга мактаулар булсын, Ул Үзенең китабы Коръәндә әйткән: "Үә нүнәззилү минәл Куръәәни мәә һүүә шифәәәә үү үә рахмәтүл-лил мүэминииин". ("Без Коръәндә мөэминнәр эчен шифа һәм рәхмәт булган аятьләр иңдерәбез") ("Исра" сүрәсе, 82нче аять).