+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
18 декабрь 2020, 07:05

Юлга чыкканда нинди дога, намаз укырга?

Юлга чыгу, сәфәргә җыену - кеше өчен җаваплы мизгел.

Юлга чыгу, сәфәргә җыену - кеше өчен җаваплы мизгел.
Бигрәк тә кеше озын юлга җыенса. Сәфәргә чыгучы кеше юлы уңсын өчен сәфәр намазын укый ала. Сәфәр намазы – сәфәргә чыгар алдыннан "Сәфәрем уңышлы булса иде" дип дога кылу өчен укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы.
Кояш чыкканда, кояш баеганда, зәвәл вакытында, икенде белән ахшам арасында бу намаз укылмый. Калган теләсә кайсы вакытта бу намазны укырга була, дип яза "Дин вә мәгыйшәт".
Аны тәмамлагач, үз телебездә Раббыбызга исән-имин әйләнеп кайтуны, сәфәрнең хәвеф-хәтәрсез булуын сорап дога кыла алабыз.
Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм юлга чыгар алдыннан әлеге доганы кыла торган булган: "Аллаһуммә иннии әгүүзү бикә мин вәгъсәис-сәфәри вә кәәбәтил мүңкаләби вәл-хәури бәгъдәл кәүри вә дәгъватил мәзлүүм" ("Йә Раббым! Мин Сиңа сәфәрнең авырлыгыннан, юлның әшәкелегеннән һәм кыерсытылган кешенең бәддогасыннан сыенам") (Мөслим һәм Нәсаи хәдисләр җыентыгыннан).
Фото: pixabay.com
Читайте нас