Уфада “Ихлас Шәриф” альманахының яңа саны дөнья күрде.
Әлеге юллар – Уфа шәһәре Киров районы “Ихлас” мәхәлләсе тарафыннан нәшер ителгән “Ихлас Шәриф” альманахының шигаре. Басманы көтеп алганнарны сөендерәсе килә: ноябрь аенда аның өр-яңа унынчы чыгарылышы дөнья күрде!
Иншә Аллаһ, хәзер дини матбага нәшерләү шактый җанланды. Төбәк дини оешмалары чыгарган гәзит-журналлардан аермалы, мәхәллә мәҗмугасы буларак, “Ихлас Шәриф” Ватаныбызда һәм төбәгебездә беренче һәм бердән-бер матбагадыр, мөгаен.
Шунысы да куанычлы: “Ихлас Шәриф” узган ел “Татар рухы һәм каләм” IX Бөтен-русия татар журналистлары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары бәйгесендә катнашып, “Киңкүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы” номи-нациясендә җиңеп чыкты.
Басманың барлык саннарының да төп темасы – динебез Ислам, аның кануннары, сере һәм могҗизасы мәңге ачылып бетмәс Изге Коръән. Мәҗмуга белгәннәргә – белемне ныгыту һәм кабатлау (кабатлаганнан дога искерми, диләр), белмәгәннәргә – өйрәнер җирлек булып, һәр битендә диндәшләребезгә иман гыйлемен җиткерә.
Аллаһу Тәгаләнең әмере белән төн караңгылыгын куып, таң ата, күк гөмбәзен биләгән Ай белән йолдызларны алмаштырып, Кояш калка – яңа көн башлана. Көннәр изге җомгалы атналарга, атналар айларга, айлар төрле табигатьле дүрт фасылга, фасыллар елларга тоташа... Җитез җилеп барышы-ның һәр мизгелендә заманыбыз үз хәстәрлекләрен, үз мәшәкатьләрен көн үзәгенә куя, алдыбызга үз шартларын, үз таләпләрен бастыра.
Быелгы елның тарихларда сакланыр төп үзенчәлеге – бәндәләргә килгән олы афәт – коронавирусның бөтен кыйтгаларга, Җир шарына таралуы булыр, мөгаен. Мәкерле чир бар гавамнең яшәеш рәвешен үзгәртте, Аллаһ бүләге булган гомергә, Аның әманәте – саулык-тазалыкка кадерлерәк караш тудырды. Янә ул мөселманнарга Аллаһка ныграк якынаерга, башкаларга исә Аның кодрәтенә дәлилләрне күрергә этәргеч биргәндер, шәт.
2020 ел ватандашларыбызның күңелләрен биләгән, сөендергән дә, уйландырган да, корбаннарны вә шәһидләрне хәтерләүдән ачы хәсрәтләргә салган үтә мөһим, шөһрәтле вакыйга – Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылау белән дә истәлекле. Хәдис шәрифтә “Ватанны саклау – иманнандыр”, диелә. Динебез дә башкаларга хәвеф-хәтәр белән янаучы бер тәгълимат түгел, ә тынычлыкка, сәгадәткә, бәрәкәтле хезмәткә нигезләнгән хәят дине. Шуңа да Җиңү бәйрәме мөсел-маннар өчен, иң изге дини бәйрәмнәребездәй, мөкатдәс, газиз һәм кадерле.
Халыкта “Татар барда хәтәр бар” гыйбарәсенең “Хәтәр барда татар бар” дигәне дә әйтелә, чөнки милләттәшләребез ерак заманнардан Ватаныбызның тугры яклаучысы булып, иң хәтәр шартларда гаярьлек үрнәге күрсәткән. Нәкъ шундыйлар – рейхстагка Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитов, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев, генерал Миңнегали Шәйморатов, партизан Даян Мурзин, кыю очучы Мәгубә Сыртланова турындагы язмаларда Бөек Ватан сугышы каһарманнарының яу юллары яңа мәгълүматлар белән баетылып тасвирлана мәҗмугада. Брест крепостен яклаган яугир, педагог, 101нче яшендә бакыйлыкка күчкән Ришат Исмәгыйлев язмышы – күркәм яшәү үрнәген чагылдырган соклангыч кыйсса.
Җиңүгә 75 ел үтсә дә, сугыш афәте, фашистларның явызлыгы – халык хәтерендә мәңге җуелмас яра. Ә менә дошманга карата рәхмәт тойгысы чалымлануы мөмкинме ватандашларыбыз күңелендә? Бу сәер сорауның серен “Фашистларда сакланган фото” язмасын укып белергә була. Мәҗмуганың әлеге санын, алдагы чыгарылышлардагы кебек, “Ихлас” мәчетебезгә, Ислам динебезгә, туган төягебез – җәннәт бакчасыдай Башкортстаныбызга, олуг мәмләкәтебез Русиягә, чит илләрдәге дин кардәшләребезгә мөнәсәбәтле язмалар да бизи.
Быел ТАССР оештырылуга 100 ел тулды. Әлеге вакыйга да чагылыш тапты мәҗмуга битлә-рендә, күрше республикада яшә-гән якташларыбызның иҗат җимешләре дә укучыларыбыз күңе-ленә хуш килер, мөгаен.
“Ихлас” мәчетендә хезмәт салучы дин әһелләренең күпкырлы эшчәнлеге, мөэмин-мөселманнар белән аралашуда, аларны Исламга әйдәүдә төрле мөмкинлекләр эзләве хакындагы мәкаләләр, фәһемле вәгазьләр, гыйбрәтле парчалар, тирән мәгънәле фикерләр, Ислам бөекләребезнең акыл энҗеләре дини офыкларны киңәйтүдә куәт булыр. Ихлас мөэминнәрнең диндарлыкта, кешеләр белән мөнәсәбәттә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә иярергә тырышуы, тормышта ул кушканча яшәргә омтылуы табигый. Инсаннарга җи-бәрелгән соңгы Рәсүлнең көнкү-рештә ничек булганы, яраткан һәм сөймәгән нәрсәләре, нинди ашамлыклар белән ризыкланганы, нинди кием кигәне, гади генә гадәтләре хакындагы язмаларда байтак ачышлар табылыр укыганнарга.
Гомумән, бай эчтәлекле, күзләрне иркәләрлек күркәм бизә-лешле, 112 битле саллы басма диндәшләребезне кызыктырып, кат-кат укылып, эзләнүчән зиһеннәргә җим булырлыктыр. Чөнки, хәдис шәрифтә әйтелгәнчә, белем эстәү, гыйлем арттыру – нәфел (өстәмә) гыйбадәтләрдән саваплырактыр.
Кыскача таныштыруда, әлбәттә, яңа чыгарылышны тулы сынландыру һич мөмкин түгел. Шуңа да аны “Ихлас” мәчетеннән алып, үзләре укыганнар дини вә мәгърифәти яктан отышта булырлар.