+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
22 декабрь 2020, 08:20

Мәрхүмнәргә догалар, сәдакалар ирешәме?

Әнәстән (р.г.) тапшырыла, ул Аллаһның илчесе Мөхәммәдтән (с.г.в.) болай сораган:

Әнәстән (р.г.) тапшырыла, ул Аллаһның илчесе Мөхәммәдтән (с.г.в.) болай сораган:
“Әй Аллаһның илчесе (с.г.в.), без мәрхүм булган кардәшләребез өчен сәдака бирәбез, алар исеменнән хаҗ кылабыз һәм алар өчен дога укыйбыз. Барып ирешәме икән бу аларга?” Ул (с.г.в.) җавап биргән: “Әйе, һичшиксез ирешә һәм алар моңа шатланалар. Сезнең берәвегезгә савыт белән күчтәнәч китерсәләр, ул ничек шатланса, алар да шулай куаналар”.
Адәм баласы кылган изге гамәлләренең әҗерен башкаларга да тапшыра ала, дип яза nur.tatar. Әһле сөннәт вәл җәмәгать галимнәре фикеренчә, намаз булсынмы ул, ураза, хаҗ кылу, сәдака бирү, Коръән уку, Аллаһны искә алу һәм башка изге гамәлләр булсынмы – болар барысы да мәрхүмнәргә барып ирешә һәм аларга файда китерә (“Фатава Зайля и бабуль Хаджаниль гайр”).
Дога үрнәге: “Йә Аллаһ, минем укыган сүрәләремне (кылган намазымны, тоткан уразамны һ.б.) кабул итеп ал, һәм аларның әҗерләрен (фәлән фәлән улы (кызы)на) ирештер”.
Фото: nur.tatar.
Читайте нас