Яшәешебезгә тыелгысыз рәвештә моңача ишетелмәгән тө-шенчәләр ургылып килеп керде. Коронавирус, пандемия... Замана афәте. Кызганычка каршы, бер генә өлкә-тармак та бу бәладән тулысынча азат түгел бүген-ге көндә. Шул исәптән дин әһелләренең эшчәнлегенә дә катгый төзәтмәләрен кертте эпидемиологик чор. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте карамагындагы “Нурул-Ислам” мәдрәсәсендә байтак еллар намуслы хезмәт куючы имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин белән әңгәмәбез нәкъ шул хакта.
— Мәүлемҗан хәзрәт, коронавируска бәйле үзгәрешләр җиле сезнең тарафларга да кагылмый узмагандыр?
— Әлбәттә. Хәер, дин әһелләре буларак, яхшы хәбәрдарбыз, кешелек тарихында мондый хәтәр чирләр, әйтик, чума, тиф, холера (ваба) элек тә шактый күзәтелгән бит. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сәхәбәлә-ре белән Мәккәдән Мәдинә шәһәренә күченгән чорны гына искә алыйк. Аларны да куркыныч чума авыруы көтеп-сагалап торган ич! Адәм баласы, ничек кенә читен булмасын, алга өмет белән карарга тиеш, төшенкелеккә һич кенә дә бирелергә ярамый. Өметсез фәкать шайтан гына икәнлеген яхшы беләбез. Төшенкелеккә бирелү гомумән үзе бер катлаулы яман чир ул. Көрчектән чыгу юлларын эзләргә кирәк ничек тә... Пандемия сәбәпле узган уку елында (2020 елның 23 мартыннан уку елы ахырына кадәр) шәкертләрне дистанцион рәвештә белем алуга күчерергә мәҗбүр булдык. Аллаһка шөкер, инде яңа уку елын гадәти шартларда башлап җибәрдек. Уку елы башлануга багышланган тантана да, билгеле, социаль аралыкны саклау тәртибендә үткәрелде. Аңлашыла ки, коронавирус аркасында студентларыбыз өчен мөмкин кадәр хәвефсезрәк гыйлем алу шартларын булдырырга тырыштык.
— Ул шартлар нидән гыйбарәт соң?
— Беренчедән, бу максатка ярашлы 100 мең сумлык махсус рециркуляторлар (һаваны йогышсызландыручы җайланма), йогышсызландыру чаралары, тепловизорлар (температураны тәнгә кагылмыйча үлчәү җайланмасы) куелган. Икенчедән, быел мәдрәсә китапханәсе дә өр-яңа уку һәм методик әсбаплар белән (108 мең сумлык) тулыландырылды. Ул гына да түгел, яңа уку елыннан шәкертләргә электрон китапханәгә керү мөмкинлеген тәэмин иткән 42140 сумлык ачкыч (“Знаниум” электрон-китапханә системасы) алдык. Шулай ук мәдрәсә бинасына 310000 сумлык заманча янгын сигнализациясе һәм персонал катнашлыгыннан тыш янгын частена хәбәр бирү системасын ясату белән мәшгульбез. Тәү чиратта – хәвефсез, имин мохит булдыру!
Хатын-кызлар өчен заманча тәһарәтханә дә (240000 сумлык) эшләтергә исәп тотабыз. Кыскасы, план-ниятләр зурдан... Зинһар, гәзит укучылар безне мактана, ягъни рияга керә, дип уйлый күрмәсен, һич юк. Югарыда бәян ителгәннәр – гадәти вакытта да, пандемия чорында да дәвам итә торган гамәлләр. Мәгълүм ки, хак динебездә “иртәгә кыямәт көне дисәләр, агач утыртып калдырырга” кушылган бит. Үз хуҗалыгы белән яшәүче һәркем белә: әгәр йорт-курада көн саен бер генә кадак какмый калсаң да, акрынлап җиме-релүләргә юл ачасың, дигән сүз. Ә мәдрәсә бинасының гомуми мәйданы 2000 квадрат метрга якын. “Авыр заманалар җитте”, дип уфтанып, кул кушырып утыру килешми...
Коронавируска бәйле буларак, төрле чикләүләр кертергә туры килә, әлбәттә. Мәчет-мәдрәсәләргә намазга йөрүчеләрнең мотлак битлектә килүләрен таләп итәбез. Әйткәндәй, мәдрәсә кибетендә арзанлы битлекләр бар, сатып алырга мөмкинлеге булмаганнарга сәдака итеп тә бирә-без. Ишек төбендә кизү торучылар, шулай ук уку сыйныфларында мөгаллим-мөгаллимәләр дә шәкертләрнең тән температурасын даими үлчәп, теркәп баралар.
— Башкарылган эшләрегез ифрат күләмле, хәзрәт... Ә гыйлем алу процессына килгәндә, бу өлкәдә коронавирус сизелерлек зыян саламы?
— Алай ук дип кистереп әйтмәс идем... Хәер, килеп туган мәшәкатьләр җитәрлек. Пандемиянең тәүге көннәрендә бераз каушап-югалып та калдык сыман... Әмма Русия мөселманнарының Үзәк диния нәза-рәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәз-рәт Таҗетдиннең лаеклы үрнәгендә тиз арада үзебезне кулга алдык. Инде 73 яшькә җитүенә карамастан, заманча технологияләрдән уңышлы файдаланып, халык белән һәрдаим элемтәдә тора ул! Әлеге гаҗәеп, соклангыч гамәлне күздән кичереп, чын күңелдән бәян иткәннәрен ихластан тыңлап, дәртләнеп-рухланып ук киттек. Баш мөфтинең безне дә Аллаһның бер нигъмәте – яңа тех-нологияләрне кулланырга чакыруы; мәчет, мәхәллә халкы һәм дә шәкертләр белән даими элемтәдә булырга өндәве үзе бер күркәм үрнәк бит ул. Иң мөһиме – без ялгыз түгел!
— Якташларыбыз коронавирус зәхмәте янау нәтиҗәсендә кертелгән чикләү-тыюларны аңлы рәвештә кабул итәме, ризасызлык белдермиме?
— Һич юк. Мәдрәсәдә, шулай ук шәһәр мәчетләрендә (алар бездә алтау) куелган таләпләргә, саклык чараларына зур җаваплылык белән карыйлар. Мөнәсәбәтләре җитди. Аллаһка шөкер.
— Ә соңгы вакытта ниндирәк сорау-үтенеч белән ешрак мөрәҗәгать итүчән замандашларыбыз?
— Төрлечә сораулар белән киләләр инде. Проблемалы мәсьәлә-ләр бихисап, уйласаң. Тормыш дә-вам итә бит. Бөтен сабырлыкны туплап, уңай җавап эзләргә-табарга туры килә. Кемдер никах укытырга ниятли, кемдер сабыена исем куштыра, бәгъзесе якыннарын искә алырга тели. Яңа фатирга яки йортка күчкәннәрнең исә Коръән мәҗлесе үткәрәсе килә. Һәммәсен игътибар белән тыңларга, тиешенчә тәфсилләп аңлатырга, ярдәм итәргә тырышабыз. Мондый очракта без, хәзрәтләргә, психолог та, педагог та булу зарур. Күңеле нык төшкән, ифрат читен хәлдә калган кешеләр дә еш мөрәҗәгать итүчән, кызганычка каршы... Мисалга, күптән түгел бер апа килде. “Сез олы яшьтә”, дип, балалары әниләренә китергән ризыкны подъездда гына калдыруны хуп күрә икән. Бик тә рәнҗи аналары... Икенче апа исә балаларының бөтенләй килмәүләренә зарлана. “Синдә чир тапканнар”, дип акланалар икән. Йөрәк тетрә-нерлек хәлләр, валлаһи. Ирексездән “Әни килде” спектакленнән күренешләр күз алдына килеп баса. Чынбарлык күпкә аянычлырак шул...
— Әйе, адәми зат авыр чакларда сынала, үз асылын ачып сала. Бәлки артык курку-шөбһәләнү дә үзен сиздерәдер... Бу җәһәттән шундый сорауга да җавап бирсәгез иде. Мәгълүмат чараларында, Интернет челтәрендә пандемия хакында кайчак артыгын куертып җибәрәләр, дип уйламыйсызмы? Яки, киресенчә, халык яман чир турында мөмкин кадәр тулырак белешмә алырга хокуклы, дигән фикердәсезме?
— Дөресен әйткәндә, андый анализ ясап утырганым юк. Эш баштан ашкан, вакыт бик тыгыз. Олы бинаны тәртиптә тоту, хезмәткәрләргә вакытында акча түләү һәм дә бүтән төр көндәлек мәшәкатьләр җитәрлек ләбаса. Миңа калса, халык илдәге хәлне гомумән дөрес аңлый, вакытлыча чикләүләргә уңай карый. Аек акыл, җаваплылык, төпле фикерләү өстенлек алырга тиеш мондый чакта.
— Һәм дә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар хакында да оныту ярамастыр.
— Әлбәттә. Шәхсән без, дин әһелләре, пандемия аркасында кыен хәлгә дучар булган ватандашларыбызга булдыралганча адреслы ярдәм күрсәтергә омтылабыз. Билгеле, картлар, ятим сабыйлар, инвалид балалар өчен реабилитация үзәкләренә башка вакытта да гел булышып торабыз. Тик дини оешма вәкилләре әлеге хәтәр-хәвефле чорда социаль хезмәт өлкәсендә аеруча активлык, егәрлелек күрсәтергә тиешле, дип исәплим. Шунысын ассызыклар идем, дин әһелләре үзара һәрчак тыгыз бәйлә-нештә. Киңәшләшәбез, төбәктә килеп чыккан төрле сорауларга, мөрәҗә-гатьләргә бергәләп җавап эзлибез. Башкача мөмкин дә түгел. Көч – бердәмлектә. Афәт-куркыныч янаган мәлләрдә бигрәк тә мөһим бу.
— Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, адәм балаларына тәүфыйк, аек акыл, зиһен бирсен. Ходай тарафыннан җибәрелгән сынауларны лаеклы җиңеп чыгарга язсын. Фәһемле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Мәүлемҗан хәзрәт. Уңышлар насыйп булсын Сезгә!
Сәлия Гарифуллина әңгәмәләште.
Октябрьский шәһәре.