“Намаз – мөселманнарның төгəл вакытларда укылырга фарыз ителгəн гыйбадəтедер” (“Ниса” сүрəсе, 103нче аять).
Хəдис-шəриф: “Зур гөнаһлардан сакланганда биш вакыт намаз һəм җомга намазы икенче җомгага кадəр араларында булган кечкенə гөнаһларның гафу ителүенə сəбəпче булырлар”.
Намаз – Аллаһы Тəгалəгə билгеле рəвештə күңел һəм тəн белəн гыйбадəт кылу. Һəрбер мөэмин кешегə һəр тəүлектə биш вакыт намаз уку фарыз. Алар – иртəнге, өйлə, икенде, ахшам һəм ястү намазлары, дип яза Әхмәтһади Максуди “Гыйбадәте исламия”да.
Җомга көнне өйлə намазы урынына җомга намазы уку – фарыз. Гает Фитыр (Ураза бəйрəме) белəн Гает Корбан (Корбан бəйрəме) көннəрендə гает (бəйрəм) намазларын уку һəм шулай ук ястү намазыннан соң витр намазын уку – ваҗиб.
Рамазан аенда ястү намазыннан соң витр намазына кадəр тəравих намазын уку – сөннəт. Башка нəфел (өстəмə) намазлар – мөстəхəб.
Мəет өчен җəназа намазын уку – фарыз кифая. “Фарыз кифая” – арадан бер, я берничə кеше үтəгəн очракта, башка кешелəр үтəмəсə дə ярый торган фарыз.
Фото: pixabay.com