Дуслык, туганлык авыр чакта сынала, ди халык мәкале. Октябрьский шәһәре янындагы Мулла авылына үткән елның көзендә бәла килде — авылны ямьләп, шәфкатьлелек, миһербанлылык өләшеп утыручы мәчет янды.
Авыл халкы тәүдә чарасызлыктан аптырап, зур югалтудан каушап калса да, дин әһеле Илгиз хәзрәт Сәгъдиев янында актив төркем барлыкка килде. Көннәр яңгырга киткәнче, янган бинаны сүтеп, аның урынына яңасын булдыру эшенә керештеләр. Төзелеш эшенең гади булмавын һәркем аңлап тора, ә монда тагын да катлаулырак эш: акчасын җыярга, проектын булдырырга, сметасын төзетергә, иң мөһиме – якты ышанычны югалтмаска кирәк.
Ял көннәрендә генә түгел, буш вакытын мәчет урынын чистартуга багышлаучылар табыла. Монда бер пар кул да артык булмый, тиз арада бинаның нигезен кору, стеналарны күтәрү эшенә тотыналар. Хәтта хатын-кызлар да төрле эшләрдә ярдәм күрсәтә. Гомумән, гүзәл затлар ярдәмен бәяләп бетерерлек түгел, мәчет төзелешенә килүчеләргә кайнар ризык та пешерә алар.
Илгиз хәзрәт Сәгъдиев төзелеш эше белән социаль челтәр аша һәркемне таныштырып бара, “Җәмәгать, подвал эшен тәмамладык!”, “Күрегез, стеналар күтәрелә!” – дигән сүзләр, фото, видеоматериаллар җилкендерә дә, көч-куәт тә, ышаныч та өсти.
Хәзерге чорда мәчетнең түбәсен ябу бара. Бу кадәр эшне башкаруга киткән көч, тырышлык күләмен бары тик шул эшләрне башкаручы, оештыручылар гына беләдер. Эш җитез барды, төзелеш материаллары белән тәэмин итү, башка ярдәм яхшы оештырылды. Ходайның рәхмәте белән эчке эшләрне башкарып чыгарга насыйп булсын! Моның өчен әлеге мәкаләне укыган һәркем кулыннан килердәй ярдәм күрсәтә алыр иде. Аллаһ боерса, мәчет төзү эшенә дин, милләт язмышына битараф булмаган барлык кешеләр дә кушылып китәр һәм төзелеш тәмамланып, Мулла авылы мәчете шәһәребезнең йөзек кашына әверелсен, дигән теләктә яшибез! Теләге булган һәркем көченнән килгәнчә матди ярдәм күрсәтеп, үзеннән өлеш кертә ала.
Күрегезче, нинди мәһабәт бина калкып чыкты! Юлдан узып баручылар да аны күрми калмас, ялтырап торган аена карап, “Монда иманлы халык яши!” – дип уйлар, дигән өмет бар.
Моңа кадәр һәр бәйрәмдә диярлек Мулла авылы мәчет биләмәсендә хәзрәт тырышлыгы белән балалар өчен төрле күңел ачу чаралары оештырылып килде, бүләкләр таратылды. Ходайның кодрәте киң, бәлки, мәчет бинасы тирәсендә балаларга футбол уйнарга мәйданчык ясарга мөмкинлек тә туар?! Шәһәр хакимияте тырышлыгы белән Мулла авылы халкы ял итәрдәй урын да булдырылыр, дигән теләктә калабыз.
Гүзәл ЗАКИРОВА.
Октябрьский шәһәре.