Коръән ул - Аллаһ Тәгаләнең Мөхәммәд пәйгамбәргә Җәбраил фәрештә аша иңдергән сүзе.
Коръән чыгу – Коръән Кәримне башыннан алып ахырына хәтле гарәпчә укып чыгуны аңлата. Коръәнне китаптан укыган вакытта кеше тәһарәтле булырга тиеш. Изге Китапның мәгънәви тәрҗемәсен генә уку Коръән уку булып саналмый.
Коръәнне укып чыкканнан соң кеше аның әҗер-савабын вафат булган әти-әнисе, әби-бабасы һәм туганнары рухына багышлый ала. Ул, кулларын күтәреп, Аллаһ Тәгаләгә дога кыла һәм “Йә Аллаһ! Укыган Коръәннең әҗер-савапларын фәлән кешеләрнең рухларына ирештер, аларның гөнаһларын гафу ит, кабер газабыннан азат ит һәм рәхим-шәфкатьлелегең белән аларны Фирдәвес җәннәтеңә керт”, - дип сорый.
Кайбер кешеләр Коръән чыккан өчен бәя билгели һәм шуны кәсеп итеп алып, акча эшли. Бу кешенең укыган Коръәне кабул булмый, чөнки ул бу гамәлне ихластан - Аллаһтан әҗер-савап өмет итеп кылмый, ә Коръән уку юлы белән кәсеп кыла, байлык туплый.
Изге гамәлләребез Аллаһ каршында кабул булсын, дисәк, без аларны кешедән бернәрсә дә өмет итмичә, бушлай эшләргә тиеш. Менә шундый гамәлләр генә ихластан кылынган була, дип яза “Ислам нуры”.
Фото: pixabay.com.