+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
3 март 2021, 07:35

Гаҗәп!

Шунысы гаҗәп: мәчеттә хәер өчен куелган тартмага йөз сум салсаң бу күп кебек тоела, ә хатының белән базарда йөргәндә ул бөтенләй акча да түгел.

Шунысы гаҗәп: мәчеттә хәер өчен куелган тартмага йөз сум салсаң бу күп кебек тоела, ә хатының белән базарда йөргәндә ул бөтенләй акча да түгел.

Бер сәгать мәчеттә җомга намазында утыру озак кебек, ә телевизордан сериал артыннан сериал караганда өч-дүрт сәгать вакыт сизелми дә үтә.

Футбол яки хоккей уенында өстәмә вакыт бирсәләр шатланабыз, ә мәчеттә имамның вәгазе берничә генә минутка озаккарак сузылса, зарлана, мыжый башлыйбыз.

Тагын шунысы гаҗәп: көн саен Коръән Кәримнең берничә аятен яки бер сүрәсен укып чыгарга күпләребез вакыт табалмый, ә күңелгә ошаган ике-өч йөз битлек детективны ике-өч көндә укып чыга.

Концерт, спектакльгә билетны алдагы рәтләргә алырга тырышабыз, ә мәчеттә арттарак, кеше аркасына ышыкланып утырабыз.

Коръән Кәримнең бер сүрәсен яки аятен ятлый, исебездә калдыра алмыйбыз, ә “сары” гәзитләрдән “йолдыз”ларның шәхси тормышы турындагы гайбәтне укып, түкми-чәчми, хәрефен дә төшереп калдырмыйча, башка берәүгә сөйләп бирә алабыз. Шундый гәзитләрдәге төрле имеш-мимешләргә, юрау-хорафатларга ышанабыз, ә күпләребез динебез Ислам тәгълиматларын авырлык белән генә кабул итә.

Күпләребезнең оҗмахка эләгәсе килә, ә моның өчен дөньялыкта шәригатькә муафыйк рәвешле кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелмый, хәтта кыл да кыймылдатмый.

Гаҗәп, ләкин монысы да хак: башка кешенең гөнаһлары турында сүз чыкса, күпләребез - казый (судья), ә үзенеке турында сүз кузгатсалар, адвокатка әйләнә.

Шушы юлларны укучыларның күпчелеге югарыда әйтелгәннәр бөтенләй миңа кагылмый диячәк. Менә нәрсә гаҗәп, җәмәгать!

Фото: pixabay.com.
Читайте нас