Бүгенге тормышыбыздагы әхлаксызлык белән совет чорында динне бетерү арасында турыдан-туры бәйләнеш бар.
Безнең Яңа Бөртек авылында 2013 елның көзендә мәчет ачылды. Дөрес, авылда мәчет булган, әмма моннан 80 еллар элек ул юкка чыгарылган. Яңа мәчетне төзүче – авылның шәрәфле кешесе Мулланур Имамов, ул озак еллар Себер якларында эшләп, хәләл көче белән җыйган акчасына төзелеш эшләрен алып барды. Шунысы да куанычлы – иман йортыбыз элекке мәчет урынына салынды. Мулланур мәчетнең исемен картәтисе хөрмәтенә “Шәйх әл-имам” дип тер-кәтте. Авыл халкы да бу зур вакыйгадан читтә калмады, кулыннан-көченнән килгән кадәр акчалата ярдәмләште, эшләрне башкарырга булышты.
Мәчетне ачу тантанасы бик тыйнак үтте, бу уңайдан район гәзитендә авылыбыз активистының кечкенә язмасы басылып чыкты. Ә бит, төптән уйлап карасаң, авылда мәчет салу, аны тантаналы рәвештә ачу авыл халкы тормышында кискен борылыш, әйтергә яраса, революциягә тиң вакыйга ул. Моннан 30-40 еллар элек кенә моны күз алдына китерү дә мөмкин булмас иде.
Илдә 70 ел хөкем сөргән Совет чорында марксизм-ленинизм идеяләре коммунизмның матур киләчәгенә илтеп җиткерәлмәде. Бу нилектән шулай булды соң? Юкса “Коммунизм төзүченең әхлак кодексы” Библия һәм Коръән кагыйдәләрен генә кабатлый иде бит. Дөнья тарихында күренүенчә, җәмгыятьне бары тик дин генә билгеле бер кысаларда тотарга булышкан. Кайсы гына динне алсаң да, ул бер Аллаһка яки башка илаһи көчләргә таянып җәмгыятьтә тәртип урнаштырган.
Безнең ата-бабаларыбыз хак Ислам динендә торып, авылларыбызда мәчетләр салдырган. Мәчет авылның хакимияте дә, мәдәният үзәге дә, мәгърифәт учагы хезмәтен дә үтәгән. Шуңа да ул чорда авылларда тәртип булган, халык үзара дус яшәгән, урлашу, эчү булмаган. ХХ гасырның 20-30нчы елларында башланган дингә каршы көрәш нәтиҗәләре аяныч. “Суы белән бергә баланы да чыгарып түккән” дигән әйтем бар халыкта. Тормышта да шулай аяныч килеп чыкты: дин белән бергә ул саклап килгән тәүфыйк, әдәп, изгелек кебек төшенчәләр дә югала барып, алар урынына бозыклык, эчкечелек, фәхеш, ялкаулык, караклык кебек тискәре гамәлләр киң җәелде.
Совет чорында иптәшләр судлары, хатын- кызлар советлары, халык дружиналары һәм башка бик күп иҗтимагый оешмалар илдә тәртип урнаштыруда тырышып карады. Әмма алар да көткән нәтиҗә китермәде, дингә балта чабу – әхлакка балта чабуга тиң булды. Ә бит динебез яшәсә, халык бу хәлгә төшмәс иде, кешелекне тотып торган асыл сыйфатлар югалмас иде. Соңгы елларда кайбер өлкәләрдә мондый оешмаларны яңадан тергезергә омтылыш бар, алар нәтиҗә бирерме-юкмы – алдан әйтеп булмый. Элек бездә “дин дәүләттән аерылган” ди торганнар иде, әле дә шулай. Без бит теге яки бу хәлне, начар күренешне китереп чыгаручы сәбәпләрне түгел, ә аларның нәтиҗәләрен төзәтү өчен көч түгәбез. Мисал эзләп ерак барасы түгел. Һәр көн иртән авыл кибете ачылуга, кыямәт көнендә савап эзләүче әрвахлар кебек, кеше шәүләләре җыела. Алар очраган һәркемнән ялынып акча сорый. Муенына эт ассаң, аягы җиргә тимәстәй ир-егетләр хәер сораша. Бурычка дип сорамый, чөнки ул аны кайтарып бирмәячәк. Хәергә дип биреп булмый – ул дога кыла белми. Бөтен уйлары – тиеннәрен җыеп “фанфурик” алуда. Бу ямьсез күренеш шәһәрләрдә генә түгел, күп авылларга да үтеп керде. Барысы да – динсезлектән, эшсезлектән. Ә “астан гына” сыйфатсыз аракы сату күпме бәла китерде?! Полиция хезмәткәрләре дә ялган аракы сатучыны белеп тора, әмма рәсми рәвештә берничә кеше гариза язса гына, полиция аларга карата чара күрә ала. Билгеле ки, гариза язучы юк.
Искелеккә каршы көрәш совет активистлары тарафыннан мәчет-мәдрәсәләрне бетереп, дин әһелләрен сөреп, манараларын кисеп, мәчетләрне клубларга әйләндерүдән башланган. Гарәп хәрефләре белән язылган китаплар утка ташланган. Алар арасында, дини китаплардан тыш, әдәби-тарихи китаплар да булгандыр. Кайбер мәгърифәтле кешеләр ничектер яшереп, китапларын саклап кала алганнар. Ул китаплар хәзер дә килеп чыккалый.
Иске тормыш кысаларыннан чыгып, яңа тормыш төзү идеясе яшьләргә хас булган максимализм белән тормышка ашырыла башлый. Авыл урамнарында “хөррият” капкалары ясап куялар. Яңа тормыш төзүнең алгы сафында, әлбәттә, байрак тотып яшь язучылар, шагыйрьләр бара. Алар да шул җәмгыять идеологиясе һәм кануннары белән яши бит. Мәсәлән, татар совет әдәбиятының күренекле вәкиле Мирсәй Әмирнең “Агыйдел” повесте әдәбият дәреслегендә төп урынны биләде. Авылда яңа тормыш төзүдә башлап йөрүче комсомол, шәһәрдән кайтып, авыл яшьләрен яңача яшәргә өйрәтә. Спектакльләр куялар, лекцияләр укыйлар, динне, муллаларны төрлечә мыскыллыйлар. Аларга каршы иске тормыш вәкилләре – авыл кулаклары, классик “сыйнфый дошманнар” нык каршылык күрсәтә. Бу көрәштә, әлбәттә, яшь көчләр җиңеп чыга.
Яраткан шагыйребез Һади Такташ әдәбиятта аерым урын алып тора. Ул да үз чорының җырчысы. Иҗатының башлангыч чорында “Күктән сөрелгәннәр”, ”Җир уллары”, “Мәхәббәт тәүбәсе” кебек җәүһәрләр язган шагыйрь бер заман динне, дин әһелләрен “типкәләргә” тотына. Аның “Нәни шаярулар” циклыннан түбәндәге юлларны алыйк:
...Усал идем, шуның өчен дә мин
Гөнаһ-фәлән диеп тормадым,
Зәңгәр төндә күрше карчыгының
Шушы әтәч өчен күрше карчык
Каргый-каргый теләк теләде:
Денеңнән яз, явыз урыс, диде.
Кабул булды аның теләге...
Мин исән әле, күрше карчык,
Авылыбыздан тагын үтәрмен.
Сагынып сөйләр өчен ядкәр итеп
Муллагызны кыйнап китәрмен...
Шаярулар рәвешендә генә язылган бу шигыре белән шагыйрь дингә каршы көрәшкә үзеннән шактый зур өлеш кертә. Совет чорында үскән балаларның яратып укыган әсәрләреннән Гариф Гобәйнең “Маякчы кызы” повесте булды. Әсәрнең төп герое Илсөяр укучыларның кумирына әверелде. Гражданнар сугышында акларга каршы көрәштә партизаннарга ярдәм итүче Илсөяр – бар яктан үрнәкле чын совет баласы. Әмма әсәрнең нигезендә сюжетның икенче линиясе – Мәрдән белән Варвара фаҗигасе игътибарга лаек. Мөселман динендәге татар егете урыс кызы белән язмышын бәйли. Ләкин мөселман һәм православие диннәре арасындагы каршылык фаҗигагә китерә. Урыс диндарлары Варвараны кыйнап үтерә, Мәрдән татар мулла-ларының эзәрлекләвеннән качып котыла. Мәрдән белән Варвараның мәхәббәт җимеше Илсөяр Агыйделдә маякчы Бикмүш бабасы тәрбиясендә үсә.
Гариф Гобәй Коръәнне үзенчә “тәфсирләп” “Коръән серләре” дигән китабын яза. Китап мөселман дөньясында зур гауга куптара.
Күренекле язучы Мәҗит Гафуринең “Кара йөзләр” повесте динне фаш итүче әсәрләр рәтенә куелды. Бу әсәр буенча куелган спектакль бүген дә театрлар репертуарыннан төшми. Язучы үзенең искәрмәсендә аны “Иске тормышның миллион корбаннарыннан берсе” дип бәяли. Закир белән Галимәнең фаҗигасенә дин генә гаеплеме? Аларның сөйләшеп торганнарын күреп, ялганлап, үзләреннән өстәп ахун хәзрәткә килеп җиткерүче авыл куштаннары гаепле түгелме? Ахун да бит “аларның бергә торганнары гына шәригать буенча гаепләргә җитми”, – ди. Шуннан яшь егет белән яшь кызга бозыклык өстәп, яла ягалар. Шәригатькә салсаң, ялган сөйләп, куштанланып йөрүче шушы кешеләр гаепле дә бит! Алар үзләре зур гөнаһлы, чөнки ялган тарату – үзе зур гөнаһ. 1941 елда башланган сугыш ил тарихында кискен борылыш ясады. Дин нигездә бетерелгән иде инде. Сугыш чоры, сугыштан соңгы елларда әдәбиятның төп темасы дошманга нәфрәт, совет халкының сугыштагы һәм тылдагы батырлыклары булды.
Кешегә афәт килгәндә ул Аллаһыга сыена, диләр бит. Чын булса, халыклар атасы Иосиф Сталин Мәскәү куркыныч хәлдә калганда Мәскәүне саклаучы изге иконаны самолет белән шәһәр өстендә очырып әйләндергән ди. Шулай ук, сугыш турындагы кайгылы хәбәрне халыкка җиткергәндә дә Иосиф Сталин “товарищи”, “граждане”га кушып, диндәгечә “братья и сестры” дип дәште. Димәк, эченнән ул да диннән ваз кичмәгән булган? Тик шушындый коточкыч нәтиҗәләргә: әхлаксызлыкка, битарафлыкка, комсызлыкка алып кил-гән көрәш – дингә каршы көрәш – кемгә кирәк иде соң? Бүген авыл-шәһәрләрдә, республикада, илдә мәчетләр саны арта. Дин әһелләре тарафыннан халыкны, яшь буынны тәрбияләү буенча да эш алып барылсын иде дигән теләгем зур. Муллаларыбызның төп эше мәҗлесләрдә исем кушу, никах уку, Коръән ашларында катнашу (бәхәс-ләшмим, алары да бик кирәк) белән генә чик-ләнмәсен иде. Динле кеше – укымышлы, белемле кеше дип беләм мин, шул белемнәрен яшь буынны тәрбияләүгә, тормышыбызны яхшыртуга юнәлтсеннәр иде. Авылыбызга кабат иман нуры бүләк иткән Мулланур Имамов кебек кешеләр күбрәк булсын иде.