Хөрмәтле укучылар, бу түбәтәй кигән егетне таныдыгызмы?
1966 ел. 18 яшьлек Казан егете Тәлгать Бохарада СССРның бердәнбер дини уку йорты “Мир-Гарәп” мәдрәсәсенә укырга керә. Ул вакытта әле ул 14 елдан соң аңа күп дистә елларга Русия мөселман өммәтен җитәкләргә, илебезнең иң мөхтәрәм кешеләреннән берсе һәм дөньякүләм танылган дин эшлеклесенә әйләнергә насыйп булачагын күз алдына да китерми.
Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, уникенче мөфти Тәлгать Сафа улы Таҗетдинов 1948 елның 12 октябрендә Казан шәһәрендә туган. Бохарада “Мир-Гарәп” мәдрәсәсендә, 1973-78 елларда Мисырның “Әл-Әзһәр” дини университетында белем ала. Укуын тәмамлаганнан соң, Казан шәһәренең Җәмигъ мәчетенә беренче имам-хатыйб итеп тәгаенләнә. Анда 1980 елның июненә кадәр дини хезмәттә була.
1980 елның 19 июнендә съездда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм мөфти булып сайлана. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин 1990 елның 6-8 июнендә Уфада үткән СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының 5нче съездында янә Диния нәзарәте рәисе һәм мөфти булып сайлана. Шушы съездда аңа Шәйхел-Ислам дәрәҗәсе бирелә. Русия мөселманнарының 1992 елда үткән 6нчы гадәттән тыш съездында Баш мөфти дәрәҗәсе кертелә һәм күпчелек тавыш белән ул Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә бирелә.
Фото: cdum.ru