0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
26 Марта 2021, 05:55

Күренекле дин эшлеклесе, журналист, талантлы оештыручы...

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете мәхәлләсе җыены рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләм хакында шулай диләр.“Ихлас” мәчетенең тарихы 1997 елдан башланды. Нәкъ шул елда Уфа шәһәре хакимияте тарафыннан Мөхәммәт хәзрәт Галләм җитәкчелек иткән Киров районы мөселманнарына “Луч” кинотеатрының элекке бинасы бирелгән иде. Кыска гына вакыт эчендә яртылаш җимерек, сүтеп алынырга тиеш бина танымаслык булып үзгәрде. Башкалага ямь өстәп, күркәм “Ихлас” мәчете 2001 елның 6 июлендә тантаналы рәвештә ачылды. Бүген ул бер гектарга якын мәйданны биләүче, берничә бинадан торган комплекс. “Ихлас” мәчете – Уфаның бер кабатланмас бизәге. Хәзер ул мөселманнарның дини генә түгел, мәдәни-эшлекле һәм иҗтимагый үзәгенә әверелде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете мәхәлләсе җыены рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләм хакында шулай диләр.

“Ихлас” мәчетенең тарихы 1997 елдан башланды. Нәкъ шул елда Уфа шәһәре хакимияте тарафыннан Мөхәммәт хәзрәт Галләм җитәкчелек иткән Киров районы мөселманнарына “Луч” кинотеатрының элекке бинасы бирелгән иде. Кыска гына вакыт эчендә яртылаш җимерек, сүтеп алынырга тиеш бина танымаслык булып үзгәрде. Башкалага ямь өстәп, күркәм “Ихлас” мәчете 2001 елның 6 июлендә тантаналы рәвештә ачылды. Бүген ул бер гектарга якын мәйданны биләүче, берничә бинадан торган комплекс. “Ихлас” мәчете – Уфаның бер кабатланмас бизәге. Хәзер ул мөселманнарның дини генә түгел, мәдәни-эшлекле һәм иҗтимагый үзәгенә әверелде.

– Чыннан да “Ихлас”ның барлыкка килүе – Русия һәм Башкортстан мөсел­маннары тормышында сирәк очрый торган вакыйга. Әүвәлге кинотеатр бинасы мәчеткә әйләнсен әле! Тарихтан моның киресен – гыйбадәтханәләрнең келәт, клуб, кибет яисә мәктәпкә әйләндерелүе безгә яхшы таныш. Җитмеш ел дәһри-лектән соң, Уфадагы “Луч” кинотеатрының тәкъдире шулай булды. Беренче көннәрдән бүгенге көнгә кадәр “Кызыл таң” гәзите безнең ныклы таянычыбыз булды. “Кызыл таң” журналисты Рәшит хаҗи Биглов республикада беренче булып “Ихлас” мәхәлләсе оешу турында мәгълүматны гәзиттә бастырды. “Кызыл таң” – “Ихлас” мәчетенең корылышына хәер-фатихасын бирүче, еллар дәва-мында юлыбызны яктыртучы, – ди “Ихлас” мәчете мәхәлләсе җыены рәисе Мө-хәм­мәт хәзрәт Галләм. – Моннан егерме биш ел элек Уфа шәһәре хакимияте халык кинотеатрга йөрмәгәнлектән җиме-релә башлаган, матди яктан ташландык бинаны мөселманнарга бирергә карар итте. Бина башта ук мәчет өчен тәгаенләп салынмаса да, архитектура ягыннан кулайлыклары күп. Мисал өчен, гыйбадәт кылу залы киң, биек, акустикасы яхшы. Ярдәмче бүлмәләр дә бик кулай. Конференцзал булу – бинабызның төп өс­тенлеге. Анда уку-укыту эшләре, фәнни-гамәли конференцияләр, сәхнәләште-релгән бәйрәм чаралары, ифтар, никах һәм балаларга исем куштыру йолалары башкарыла.

“Ихлас” – иң әүвәл мәчет, монда биш вакыт намаз укыла. Биредә хезмәт тәртибе илаһи низам-тәртипкә салынган. Мәчет янында беренче көннән үк попе­чительләр һәм голәмәләр шурасы оештырылган.

Халыкара Тынычлык федерациясе илчесе, “Халыклар дуслыгы” ордены һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге бүләк иясе, журналист, дистәләгән китап авторы, күренекле дин эшлеклесе, талантлы оештыручы, озак еллар “Ихлас” мәчетен-дә имам-хатыйб булган Мөхәммәт хәзрәт Галләмнең кыскача тәрҗемәи хәленә күз салыйк. Ул кайда туган, әти-әниләре кем, һәм, гомумән, нинди гаиләдә тәрбияләнгән?

– Мин 1951 елның 26 мартында Миякә районының Баязит авылында дөньяга аваз салганмын. Әнкәем Миңнехәят Фәт-хетдин кызы безне, туганым Мөхәррәм белән икебезне, игез бала итеп тапкан, — ди Мөхәммәт хәзрәт Галләм. — Әткәем Мостафа Лотфулла улы белән әнкәем, 1912 һәм 1915 елгы кешеләр, бүген инде икесе дә ахирәт сәфәрендә. Гаиләбез бер гади генә гаилә түгел: без җиде малай һәм бер кыз үстек – игезәкләр Мәхмүт һәм Мәсгуть, игезәкләр Мөхәррәм һәм мин, Салават, Сәгадәт, Мәрвәр һәм төпчегебез Фәния. Өй тулы бала, күрше апалар безгә керсә: “Эх, Миңнехәят апа, шушы малайларның берсе генә булса да кыз түгел”, – дисәләр, әнкәй һичкайчан сер бирмәс: “Минем улларым сезнең кызларыгыздан мең тапкыр артыграк”, – дип җаваплый иде.

Әткәй һәм әнкәй тормышның барлык авырлыкларын да кичергәннәр. Ләкин алар горур, көчле рухлы кешеләр иде, юклыкка зарланмадылар, мескен булмадылар. Сигез баланы үстереп, аякка бастырдылар. Әткәй-әнкәйнең рухи ныклыгын яши-яши аңлыйбыз. Аларныкы кебек рухи көч, дәрт-дәрманның бер өле­ше генә бездә булса иде дигән чакларыбыз да бар.

Кендек каныбыз тамган Баязит авылындагы гыйбадәтханә һәм Истанбулдагы “Солтан Баязит” – кардәш мәчетләр. Шу­ңа күрә туган авылым мәчетенә еш кына Төркиядән галим­нәр һәм кунаклар килә. Баязиттан бик күп укытучылар, галимнәр, билгеле шә­хесләр чыккан. Язучы һәм галим Азат һәм Риза Магазовлар, язу­чы һәм мәгъ­ри­фәтче Гали Рә­фыйки, Совет хәрби очучысы, СССР космо­навт­лары­ның беренче отряды әгъзасы Марс Рә­фыйков­ның нәсел тамырлары шул авылдан.

Мөхәммәт Мостафа улы Миякә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт медицина институтының балалар табиблыгы факультетына укырга керә. Анда алты ел гыйлем ала. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә, Башкорт дәүләт педагогия институтында гыйльми хезмәткәр-ассистент булып эшли. Медицина институтында танылган галим, профессор Әхнәф Габбасов җитәкләгән анатомия кафедрасында аспирантурада укып, вакытыннан алда Ярославль шәһәрендә кандидатлык диссертациясе яклый.

Шушы чорда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте каршында мәдрәсә ачыла, Мөхәммәт хәзрәт Галләм анда ике ел бе­лем ала. Аннары Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, зур ышаныч күрсәтеп, аны Үзәк диния нәзарәте сәркәтибе вазыйфасына тәгаенли. Бу вазыйфа аңа илдәге, Башкортстандагы дини тормыш белән танышу, руханилар белән тыгыз ара­лашып, гамәли белем туплау мөмкин­леге бирә, дини һәм дөньяви карашларын киңәйтә. Ләкин дини гыйлеме, мәгълү-маты аз булуын аңлый. Төркиянең Кайсери шәһәрендәге Эрджиес университеты илаһият факультетының хәдисләр бүлегендә укый. “Зәгыйфь хәдисләр вә мәзһәбләрдә аларның файдаланмасы” дигән фәнни хезмәт яза.

– Өлкәннәр, урта буын кешеләре, яшьләр һәм балалар безне аңласын, мәгъ­нәви, рухи көч алсын өчен төрле чараларны кулланып, эшебезне заманча оештырырга омтылабыз. Динебез бит “кыл бишне – бетер эшне” генә түгел. Биш вакыт намаз укып кына динебезне дөньяга алып барып, халыкны үз артың­нан ияртеп булмый. Ислам башка диннәр кебек, гыйбадәт дине генә түгел. Ислам – тормыш дине. “Ихлас” мәчетебезнең исеме җисеменә, асылына туры килсен өчен күпкырлы хезмәт салмактабыз. Телевидение, нәшрият, “Илаһилар” иҗат төркеме, китапханә һәм башкалар шуның кайбер тармаклары, – ди Мөхәммәт хәзрәт Галләм. – Мәчет ул – гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә мөселманнар бергә җыела, үзара әңгәмәләшә, мохтаҗ­ларга матди ярдәм дә күрсәтелә торган урын булырга тиеш.

Мөселманнар мәхәлләсе төзелүнең беренче көннәреннән үк “Ихлас” телестудиясе эшли башлый. 2004 елдан “Ихлас” нәшрияты эшли, анда бик күп китап­лар һәм брошюралар дөнья күрде. “Ихлас”та даими рәвештә Русия һәм чит ил дин әһелләренең һәм галим-голәмәлә­ренең чыгышлары оештырыла, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә.
2005 елда “Ихлас” мәчете каршында Русиядә бердәнбер дини һәм татар-башкорт җырларын башкаручы “Илаһилар” төркеме оештырылды. Афәрим Акчурин җитәкчелек иткән төркем барлык мөсел-ман бәйрәмнәрендә, чараларында чыгыш ясый, киң танылу яулады.

2013 елдан Уфа шәһәре Киров райо-нының “Ихлас” мәхәлләсе “Ихлас Шәриф” альманахын нәшер итә башлады. Шуннан башлап чыгарылган барлык саннарының да төп темасы – динебез Ислам, аның кануннары, сере һәм могҗизасы мәңге ачылып бетмәс Коръән Кәрим.

“Ихлас Шәриф” мәҗмугасы “Татар рухы һәм каләм” IX Бөтенрусия татар журналистлары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары бәйгесендә катнашып, 2019 ел йомгаклары буенча 102 дәгъвачы арасында “Киңкүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчән­легенә багышланган иң яхшы эшләр циклы” но­минациясендә җиңеп чыкты. Мәҗмуганың баш мөхәррире һәм аның әдәби мөхәр­рире, мәкаләләр авторлары Мөхәммәт хәзрәт Галләм белән Динә Морзакаевага югары бүләкне Казанда узган Бөтенрусия татар журналистлары форумында Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Бөтен­дөнья татар конгрессы­ның Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев тапшырды.

– Үзенең тарихын белмәгән милләт – бәхетсез, үзенең бөек галимнәрен, шәхесләрен белмәүче – көчсез, әдәбияты, сәнгате булмаган халык рухсыз, диләр. Журнал, китаплар чыгару – безнең вазыйфабыз. “Ихлас Шәриф” мәҗмуга­сын­нан таралган нур милләттәш­лә­ребезгә барып ирешә. Бу да Исламга хезмәт һәм җәлеп итүнең бер ысулы, – ди Мө­хәм­мәт Мостафа улы.

Заманыбыз дин әһеле нинди булырга тиеш? Мөхәммәт хәзрәт Галләм фике­ренчә, рухани үз Ватанының, милләтенең тарихын, туган телен, мәдәниятен, хал­кының гореф-гадәтләрен белмәсә, ул халыкны үз артыннан ияртә алмаячак.

– “Киләчәкнең бөтен чәчәкләре бүген кулыбызда тоткан орлыкларда”, диләр бит. “Өмет ул котылуның бер юлы”, дигән гыйбарә дә бар.

Диннең төп көче һәм сыйфаты заман таләпләренә җавап бирүендә. Әлбәттә, без динебезгә үзгәреш-яңалык кертмибез, бары тик аны халыкка өйрәтү, җиткерү ысулларын камилләштерәбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Милләткә динебезне өйрәтмәгез, халыкка динебезне сөйдерегез”, – дигән. Әгәр бала сабый чактан ук дини тәрбия алып үссә, Исламга, Пәйгамбәребезгә мәхәббәтле була. Ул яратты икән, аңа һәрвакыт әһәмият бирә, — ди Мөхәммәт хәзрәт Галләм. — Үзебез дә балачакта укытучысын яратсак, ул сабак биргән фәнне гел ”5”легә белә идек бит. Фәнне белү укытучыга бәйле булган кебек, динне өйрәтүдә дә шулай – сөйдерү кирәк. Мин үземнең татар теле укытучысы Мөкәррәмә апа Хәлфинаның җаны-тәне белән дәрес аңлатуын бик еш искә алам. Ул шулкадәр өлфәт-мәхәббәт белән укытты, туган телгә мәхәббәт уятты. Татар телен камил белү безгә бик күп фазыйләтләр бирде.

Ислам – тормыш дине. Дин әһеле тормышны, икътисадны, мәдәниятне, әдә­биятны, тарихны белергә тиеш. Имамнар күпкырлы булырга тиеш. Шулай булмаганда ул халыкны үз артыннан ияртә алмаячак. Руханига туган телне, мәдә­ниятне, моңны, милләтнең рухи хәзинәсен белми торып дини эшне алып бару бик читен, хәтта мөмкин түгел.

Яңалыкка омтылучы-җәдитче Шиһа-бетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхретдин, Әхмәтһади Максудиларны үземнең остазым дип саныйм, һәрвакыт алардан үрнәк алдым. Равил Үтәбай-Кәрими дә — олуг остазларымның берсе, аның һәр сүзен, һәр фикерен ишетеп, гыйлем тупладым. Шушы бөек акыл ияләренең бер микъдар кадәр генә гыйлеменә ия булсам иде, дип дога кыла идем. Йөгебез авыр булса да, Аллаһы Тәгалә биргән көч-куәт белән тартырга гайрәт итәбез. Мине дә чын җәдитче дип белегез. Һәр гамәлем, һәр хәрәкәтем белән Ватаныма, халкыма, динебез Исламга ихлас хезмәт итүләр тәкъдир әйләсен.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.