+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
8 апрель 2021, 05:30

Ялганны - ялган, дөресне дөрес күрергә өйрәтә торган дога

Бу дога мөселманнар арасында дан тапкан мәшһүр Ибн Кәсир тәфсирендә язылган. Дин галимнәре әлеге доганы күп укырга киңәш итәләр.

Бу дога мөселманнар арасында дан тапкан мәшһүр Ибн Кәсир тәфсирендә язылган. Дин галимнәре әлеге доганы күп укырга киңәш итәләр.

Бу дога кешенең калеб күзен ача. Дөньяда булып уза торган хәлләрнең тышкы ягын гына түгел, ә эчке халәтен дә ачыклый. Ялганны - ялган, ә дөресне дөрес итеп күрергә өйрәтә, дип яза “Иман нуры”.

Бу доганы ялган белән дөреслекне ачыклар өчен, тугъры, дөрес юлны табу өчен иртә кич җидешәр тапкыр укырга киңәш ителә: “Алааһуммә әринәл-хакка хаккан вәрзукнәт-тибәәге. Вә әринәл-бәәтыйлә бәәтыйлән вәрзукнәҗтинәәбәһ. Вәләә тәҗгәлһу мультәбисән гәләйнә фәнүдыллү. Вәҗгәлнәә лильмүттәкыйнә имәәмә”.

Доганың гомуми тәрҗемәсе: “Әй Аллаһым, дөреслекне дөрес итеп күрсәт, һәм шуның белән эш итәргә насыйп ит. Ялгыш һәм ялган булган нәрсәләрнең ялгышлыгын күрсәт, һәм шуның белән эш итмәскә, шуннан ерак булырга көч бир. Ялгыш, дөрес булмаган нәрсәне дөрес итеп күрсәтеп, адаштырма. Һәм безне (башка кешеләргә) үрнәк ит”.

Фото: pixabay.com.
Читайте нас