+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
13 апрель 2021, 05:05

Изге айга изге эшләр белән керделәр!

Ябалак авылында төзекләндерелгән мәчет тантаналы шартларда ачылды.Башкортстанда һәм аннан читтә Илеш районыннан чыккан бик күп уңышлы кешеләр яши. Туган ягы турында даими хәстәрлек күрүче әлеге якташларыбыз­ның изге эшләре санап бетергесез. Алар туган төбәгендәге мөһим проблемаларны хәл итүдә шәхсән катнаша. Әйткәндәй, мондый меценатларга ярдәм итү максатында республикада “Атайсал” (кече Ватан) проекты эшкә кушылды. Ул җәмгыятьтә дә хуплау тапты.

Ябалак авылында төзекләндерелгән мәчет тантаналы шартларда ачылды.

Башкортстанда һәм аннан читтә Илеш районыннан чыккан бик күп уңышлы кешеләр яши. Туган ягы турында даими хәстәрлек күрүче әлеге якташларыбыз­ның изге эшләре санап бетергесез. Алар туган төбәгендәге мөһим проблемаларны хәл итүдә шәхсән катнаша. Әйткәндәй, мондый меценатларга ярдәм итү максатында республикада “Атайсал” (кече Ватан) проекты эшкә кушылды. Ул җәмгыятьтә дә хуплау тапты.


Ябалак авылында туып-үсеп, Дүртөйле шәһәрендә яшәүче Флүр Хәтмуллин, шулай ук тамырлары белән шушы төбәккә бәйле Уфа егете Диаз Кәлимуллин әлеге проект буенча районда беренчеләрдән булып авылдашларына зур бүләк ясады – 1999 елларда Флүр Хәким улы ярдәме белән салынган урындагы “Ихлас” мәчетен төзекләндерде. Күркәм төс алган иман йорты тантаналы шартларда үз ишекләрен ачты. Биредә байтак эшләр башкарылган: мәчетнең эчке стеналарына гипсокартон беркетелгән, штукатурланган һәм буялган, идәннәр җы­лытылган, евротүшәм эшләнгән.

Әлеге чарага мәртәбәле кунаклар: дин әһелләре, җитәкчеләр килде. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга килүчеләр тарафыннан барлык саклану таләпләре үтәлеп, өйлә намазы укылды. Илеш һәм Бакалы районнары имам-ахунды Рөстәм хәзрәт Абушахмин һәм мәчетнең имам-хатыйбы Камил хәзрәт Галиуллин Коръән аятьләрен укыды һәм дога кылды. Мул итеп әзерләнгән табын артында бәйрәм пылауыннан авыз иткәннән соң, Рөстәм хәзрәт Абушахмин Русия мөсел­маннары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исеменнән дә мәчет төзеле­шендә катнашучыларга рәх­мәт сүзләрен җиткерде һәм Флүр Хәтмуллинга, Диаз Кәлимуллинга Русия мөсел­маннары Үзәк диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Иман йортыннан кеше өзелмәве бик куанычлы хәл. Аның озак еллар уңыш­лы эшләп килүендә үз бурычын намус белән башкаручы Камил хәзрәт Галиуллинның өлеше зур. Аның тырыш хезмәте авылдашлары арасында гына түгел, район мөселманнар мөхтәсибәте, Русия мөсел­маннарының Үзәк диния нәзарәте тарафыннан да югары бәһалана. Әлеге чарада имам-хатыйбның “Әлигъ­тисам” медале белән бүләкләнүе шуны ачык раслый.

Әйе, үз бурычларын намус белән үтәгән дин әһелләре, авылы өчен янып-көеп яшәүче кешеләр булганда, мәчетләр киләчәктә дә авылга иман нуры таратып, кешеләрне дингә өндәп торыр, яшь буын вәкилләре дә өлкәннәр белән берлектә изге гамәл-гыйбадәтләрне бергәләп үтәр дип ышанасы килә. Ябалаклылар үрнәгенә ияреп, турыдан-туры ярдәм итәргә теләгән якташларыбыз үзләре үк материаллар сатып алып, туган төбәген төзекләндерүдә катнаша ала.

Лилия Йосыпова.
Илеш районы.
Читайте нас