12 апрельдә кояш баеганнан соң мөселманнарның изге ае Рамазан башланды. 12 апрельдә беренче тәравих намазы укылды, ә уразаның беренче көне – 13 апрель.
Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримендә әйтте: “И, иман китерүчеләр! Сездән алда килеп киткәннәргә (фарыз булып) язылган кебек, сезгә дә (Рамазан аенда) ураза (фарыз буларак) язылды. Бәлки (ачлык ярдәме белән гөнаһлардан сакланып) тәкъвалык ияләре булырсыз!” (“Бәкара” сүрәсе, 183нче аять).
Рамазан аенда бөтен дөнья мөселманнары да ураза тота, таң вакытыннан алып кояш баеганчы һәртөрле ризыктан, эчемлектән һәм җенси якынлыктан тыелып тора.
“Бу уразаның үзенчәлеге шунда - ул беренче постпандемия Рамазаны буып тора. Русия галимнәре тарафыннан эшләнгән һәм коронавируска каршы вакциналау уңышлы үткәрелә, - диде Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин журналистлар белән очрашуда. – Дөньяви һәм дин галимнәренең фикерләре бердәм: туклыклы матдәләргә бай инъекцияләр уразаны боза. Шул ук вакытта инъекцияләр рәвешендә кертелә торган дару препаратлары уразаны бозмый. Шулай итеп, сәламәтлекне саклау, үзеңне һәм якыннарыңны яклау өчен прививка ясатырга кирәк. Моны көндез дә эшләргә мөмкин - күпчелек галимнәр бу уразаны бозмый дигән фикердә тора.
Рамазан аенда үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеге аеруча мөһим. Шуны аңларга кирәк, коронавирустан прививка ясату - ул шәхси иминлек кенә түгел, ә җәмгыятьне яклау да, ул безгә аралашырга, тәравих һәм җомга намазларына, ифтар мәҗлесләрендә катнашырга мөмкинлек ача”.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин.