+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Иман
15 Апреля 2021, 05:00

Рамазан – ул нинди ай?

Рамзан шатлык ае - Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә Коръән иңгән ай.

Рамзан шатлык ае - Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә Коръән иңгән ай.

Рамазан - бәрәкәт ае, ризыкларыбыз, гамәлләребез бәрәкәтле, гамәлләребезгә карата әҗер-сәвабы күп була торган ай.

Рамазан - уңыш ае, бер изгелеккә мең изгелек языла торган ай.

Бу ай - сугыш ае, явыз нәфесләребез белән сугышып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешә торган ай. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Иң зур сугыш - нәфесләребез белән сугышу”, - диде.

Рамазан - котылу ае, бозыклардан тыелып, җәннәт өчен кәсеп иткән ай, Аллаһы Тәгаләнең рәнҗетүче ут газабыннан котыла торган ай.

Рамазан - догаларның кабул була торган ае. Аллаһы Тәгалә: “Сезнең догаларыгызны кабул итүдә һәрвакыт якынмын”, - ди.

Рамазан - сәламәтлек ае, тәннәребезне ачлык белән дәваласак, рухларыбызны Аллаһының боерыгын үтәп, явыз булган нәфесебезне җиңеп, Аллаһы Тәгаләдән югары җәннәтен көтәбез, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”

Фото: “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”
Читайте нас