Бисмилләәһир рахмәәнир рахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
"Йә Рабби! Йә Аллааһ! Йә Рахмәән! Йә Хәййү йә Каййүүм! Әй мәрхәмәтле Аллааһ! Хөрмәтле Коръән Кәрим китабыңның шушы сүрә һәм аятьләрен Синең ризалыгың өчен укыдым. Укыганда булган хата-кимчелекләремне гафу ит, киләчәктә Коръән Кәримне дөрес укырга һәм аның буенча яшәргә насыйп ит. Шул аятьләрне укыганда хасил булган әҗер-саваплар минем газиз әти-әнием (Фәлән улы Фәлән, Фәлән кызы Фәлән) үзләре укыган шикелле аларның гамәл дәфтәрләренә изгелек булып өстәлсен иде. Укылган аятьләр һәм кылган догаларым бәрәкәтендә аларның каберләрен нурландырсаң иде, кабер газапларыннан коткарсаң иде.
Әй Мәрхәмәтле Раббым! Сөекле әти-әнием мине кечкенә чагымда чиксез сөю һәм мәрхәмәт белән тәрбия кылды. Шул изгелекләре өчен аларга әҗер-саваплар язсаң иде, бәндәчелек белән кылган бөтен хаталарын, гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу итсәң иде. Йә Гафур! Йә Рахиим! Әй Гафу итүче, Рәхимле Раббым! Кыямәт көнендә әти-әниемне бөтен хата-кимчелекләре, гөнаһлары гафу ителгән хәлдә терелтсәң иде. Әхирәттә була торган бөтен газаплардан коткарып, җәннәтләреңә кертсәң иде. Гомеремнең ахырына кадәр алар өчен Коръән укып, сәдакалар биреп, даими догалар кылырга насыйп әйләсәң иде!
Раббәнәгъфирлии вә ли вәәлидәййә вәлилмүэминиинә йәүмә йәкуумульхисәәб. Раббирхәм һүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйраа. Әәмиин. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим, дип яза “Ислам нуры”.