“Балам, намазыңны укы, башкаларны игелеккә өндә, яманлыклардан ваз кичәргә чакыр, башыңа килгәнгә (бәла-казаларга) сабыр ит. Хактыр ки, болар Аллаһ фарыз кылган, рух ныклыгы таләп ителә торган нәрсәләрдер” (“Локман” сүрәсе, 17нче аять).
“Намаз – Аллаһ каршында иң фазыйләтле гамәлләрнең берсе. Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын) хәлиф булган вакытта болай дип әйтте: “Минем фикеремчә, намаз иң мөһим гамәл булып тора. Кем һәр намазны вакытында укыса, ул Исламның башка таләпләрен дә үтәргә тырышачак. Кем намазга игътибар бирми, ул зур җиңеллек белән Исламның башка гамәлләрен дә калдыра” (Имам Мәлик, Муватта).
Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Кем намазның вакыты кергәндә тәһарәтне җиренә җиткереп алса, аннары хошуг (чын күңелдән, түбәнчелек) белән намаз укыса, Аллаһ аның гөнаһларын ярлыкар” (Мөслим).
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Иң начар карак – үз намазыннан урлаучы. “Йә Рәсүлүллаһ! Намаздан ничек урларга була?” – дип сораганнар. Пәйгамбәребез болай дип әйткән: “Рөкугъны һәм сәҗдәне тулысынча башкармау, арканы турайтмау” (Имам Әхмәд, Мөснәд)”, дип яза “Ислам нуры”.
Фото: pixabay.com.