+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
26 Апреля 2021, 10:20

Кырмыскалы мәчете ифтар ашлары уздыра

Ифтар – Изге Рамазан аенда күркәм күренешләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, юмартлылыкка, бердәмлелеккә дә бер мисал ул. Менә Кырмыскалы авылындагы мәчет тә, узган елдагы пандемиядән соң, бу юлы изге Рамазан аен тулыканлы итеп каршы алды. Халык намазларга да хәзер бердәм булып, матур итеп, күпләп җыела. Беренче көненнән биредә ифтар ашлары да уздырыла башлады. Мондый чаралар, әлбәттә, туганнарның, авылдашларның араларын якынайта.

Монда районның имам-мөхтәсибе, Кырмыскалы авылы мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Әбуталиповның да өлеше бәһаләп бетергесез. Район үзәгендәге мәчеткә 2010 елда килеп, бүгенге көнгәчә авыл һәм район халкының дини мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә ярдәм итеп яшәүне үзенең төп вазыйфасы һәм максаты итеп санаган Ирек хәзрәт кырмыскалылыларның хөрмәтен бик тиз яулады. Яшь булуына карамастан, белемле һәм тәҗрибәле дин әһеленең сүзләрен, киңәшләрен һәм тәкъдимнәрен бүген яшьләр генә түгел, өлкән апа-абзыйлар да зур ихтирам белән кабул итә.

Ә инде ифтарга килгәндә, ул - ашау гына түгел, аралашу, бер-береңнең хәлен белү, вәгазьләнү дә. Ашарга пешерү дә ни тора! Мәчет каршындагы курсларда белем алучылар Раушания Фәйзуллина, Гүзәлия Ямалетдинова, Халидә Гайсарова көн саен мәчеткә җыелучыларны тәмле-тәмле ашлары белән сыйлыйлар. Үзләре дә ураза тотып, көннең буена ризыксыз-сусыз торуларына карамастан, иң тәүдә кунакларны тәрбиялиләр.

Иң мөһиме - ифтарга, тәравих намазына күпләр гаиләләре белән йөри. Яшьләрнең дә зур теләк белән йөрүе аеруча сокландыра.

Ирек хәзрәт билгеләвенчә, ифтар ашларын оештыруда иганәчеләр ярдәм итә. Шуңа табыннар да мул итеп әзерләнә. Боларның барысы да дингә омтылышның көчәюе турында сөйли. Ә бу - бик куанычлы күренеш.

Читайте нас