+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
27 апрель 2021, 07:05

Нәрсә ул игътикяф?

Рамазан аеның ахыргы ун көнендə ир-атларга бер тəүлек булса да мəчеттə кунып, хатын-кызларга өйлəрендəге намаз укый торган җирлəрендə игътикяф кылу (гътикяф сүзе берəр изге саналган урыннан (мəчеттəн) чыкмый, берникадəр вакыт гыйбадəт кылып яту дигəнне аңлата) – сөннəт.

Игътикяф кылучы ирлəр мəчеттə ашыйлар, эчəлəр һəм йоклыйлар. Аларга бəдрəфкə бару, тəһарəт алу кебек мəчеттə кылу мөмкин булмаган эшлəр һəм аш-су алып килү өчен генə мəчеттəн чыгу рөхсəт ителə.

Əгəр сəбəпсез дөнья эше өчен мəчеттəн чыгып, алты сəгать вакытын читтə үткəрсə, игътикяфы бозыла.

Игътикяфтагы кешелəргə хатыннарының тəннəренə кул тидерүе хəрам санала. Əгəр алар мəчеттəн чыккан вакытларында якынлык кылсалар, игътикяфлары бозыла.

Игътикяфтагы кешелəр мəчеттə намаз һəм Коръəн укый, гыйлем өйрəтə һəм өйрəнə, зекер һəм тəсбих əйтə, китаплар укып, дини мəсьəлəлəр турында сөйлəшеп утыра. Аларга мəчеттə дөнья эшлəрен башкару һəм дөнья мəшəкатьлəре турында сөйлəшү мəкруһ санала, дип язылган “Гыйбадәте исламия” китабында.

Фото: pixabay.com.
Читайте нас