Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә изге Рамазан аенда ифтарлар уздыру шартлары үзгәрде. Уфа шәһәренең Беренче җәмигъ мәчетендә традицион ифтарлар үткәрелми башлады. Илнең иң борынгы дини идарәсе җитәкчелеге мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтү турында карар кабул итте.
Акциядә мәчет комплексы территориясендә урнашкан Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең “Җәннәт” мәдәни-агарту үзәге актив катнаша. +791659811 телефоны буенча ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләрнең адресларын хәбәр итәргә, шулай ук бу изге эшкә үз өлешеңне ничек кертергә икәнен белергә мөмкин. Көн саен, 18 сәгатьтән алып ястү намазына кадәр, штаб азык-төлек тарата. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте җитәкчелеге белән килешү буенча, биредә үк фитыр-сәдакасы һәм фидия-сәдакасы кабул ителә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки авыз ачу мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс”, - дигән.
Санитар-эпидемиологик хәл кешеләрнең гадәти тормышына төзәтмәләр кертте, әмма һәр мөселман, әүвәлгечә, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен игелекле гамәлләр кылырга тиеш.