Ифтар — Изге Рамазан аенда күркәм күренешләрнең берсе. Якты көн буе ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, юмартлыкка, бердәм-леккә дә бер мисал ул. Менә Кырмыскалы районы үзәгендәге мәчет тә, узган елдагы пандемиядән соң, бу юлы изге Рамазан аен тулыканлы итеп каршы алды. Халык намазларга да хәзер бердәм булып, матур итеп, күпләп җыела. Изге айның беренче көненнән биредә ифтар ашлары да уздырыла башлады. Мондый чаралар, әлбәттә, туганнарның, авылдашларның арасын якынайта.
Монда районның имам-мөхтәсибе, Кырмыскалы авылы мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Әбуталиповның да өлеше бәһаләп бетергесез. Район үзәгендәге мәчеткә 2010 елда килеп, бүгенге көнгәчә авыл һәм район халкының дини мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә ярдәм итеп яшәүне үзенең төп вазыйфасы һәм максаты итеп санаучы Ирек хәзрәт кырмыскалылыларның хөрмәтен бик тиз яулады. Яшь булуына карамастан, белемле һәм тәҗрибәле дин әһеленең сүзләрен, киңәшләрен һәм тәкъдимнәрен бүген яшьләр генә түгел, өлкән апа-абзыйлар да зур ихтирам белән кабул итә.
Ә инде ифтарга килгәндә, ул — ашау гына түгел, аралашу, бер-береңнең хәлен белү, вәгазьләнү дә. Ашарга пешерү генә дә ни тора! Мәчет каршындагы курсларда белем алучылар Раушания Фәйзуллина, Гүзәлия Ямалетдинова, Халидә Гайсарова көн саен мәчеткә җыелучыларны тәмле-тәмле ашлары белән сыйлыйлар. Үзләре дә ураза тотып, көн буена ризыксыз-сусыз торуларына карамастан, иң тәүдә кунакларны тәрбияли-ләр. Һәм, иң мөһиме — бер дә зарланмыйлар, мондый ярдәм күрсәтә алуларына алар бик шат. Шуңа Ирек хәзрәтнең бу тәкъдименә дә берсүзсез риза булганнар. Менюны да хатын-кызлар төрләндереп тора. Аш, пылау, итле карабодай боткасы булсынмы — барысы да бик тәмле, ди кунаклар.
Иң мөһиме — ифтарга, тәравих намазына күпләр гаиләләре белән йөри. Яшьләрнең дә зур теләк белән йөрүе аеруча сокландыра. Алар да табын әзерләшүдә ярдәм күрсәтә.
Берничә ел элек мәчет ихатасында бәйрәмнәрдә табын кору өчен озын өстәлләр һәм урындыклар ясап куйдылар. Җил-яңгыр да куркыныч түгел: түбәсе ябылган. Җылы көннәрдә табыннарны шунда коралар. Әлеге вакытта да ифтар ашларын шунда уздыралар.
Ирек хәзрәт билгеләвенчә, ифтар ашларын оештыруда бернинди проблема да юк — иганәчеләр ярдәм итә. Мәчеттә мондый чаралар оештырылуын ишетеп, көн дә шалтыратып, ярдәм күрсәтергә әзер булуларын әйтәләр, сорашалар, киңәшләшәләр. Шуңа табыннар да мул итеп әзерләнә. Райондагы дини тормышны чагылдыру, мәгълүмат җиткерү өчен социаль челтәрләрдәге төркемнәрнең дә файдасы бик зур. Имам-мөхтәсиб, “Wattsap” мессенджерында “Кырмыскалы мәчете” дигән төркем һәм “Бәйләнештә” шундый ук исем астында үз битен ачып, барлык мөһим мәгълүматны шулар аша халыкка җиткерә бара.
Боларның барысы да дингә омтылышның көчәюе турында сөйли. Ә бу — бик куанычлы күренеш.
Эльвира Ямалетдинова.
Кырмыскалы районы.