Якын киләчәктә исә “Нурул-Ислам” мәдрәсәсендә кадерле ядкарьләрдән даими экспозиция.
Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте карамагындагы “Нурул-Ислам” мәдрәсәсендә фәһемле гыйлем биреп кенә калмыйлар, тарихи чыганакларга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә дә омтылалар.
Мәгълүм ки, һәр халыкның үткәне бар. Бүгенге вакыйгалар иртәгә инде кичәге көн сыйфатында гына кабул ителәчәк. Әмма үткәннәр эзсез югалмый. Гаилә альбомындагы сурәтләрне карагандамы, милли бәйрәм чараларын бил-геләгәндәме, борынгы китапларны укыган мәлләр-дәме – тарихи сәхифәләргә адым саен диярлек тап булабыз. Һәр гаиләдә элек-электән мирас сыйфатында килеп ирешкән борынгы әйберләрне күз карасыдай кадерләп саклыйлар, чөнки, иманыбыз камил, гаилә, нәсел-ыру, халкыбыз кыйммәтләрен мотлак сакларга, киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшырырга кирәк.
Тик, кызганычка каршы, чынбарлыкта еш кына киресенчә килеп чыга. Ата-аналары вафатыннан соң кайбер яшьләр, никтер, үткәннәргә аяусыз мөнәсәбәт күрсәтә, элекке фотосурәтләрне, китапларны, борынгы савыт-саба, җиһазларны, кием-салымны чүплеккә чыгарып ташлый. Ә бит ул “кирәкмәс” әйберләрдә тулы гаилә тарихы һәм истәлеге саклана...
Мисалга, “Нурул-Ислам” мәдрәсәсенә шәһәрдә яшәүче өлкән яшьтәге ханым кулдан эшләнгән “Аятел-Көрси” сурәтен алып килде. Игътибарлап карасак, ирексездән “аһ” иттек – әлеге картинага кимендә 100 ел тирәсе, чөнки ул пыялада ясалып кына калмыйча, чәй кургашы белән дә нәкышлап бизәлгән.
Менә шундый көтелмәгән табышлардан һәм очраклы гына китерелгән әйберләрдән мәдрәсәдә вакытлыча экспозиция төзелде дә инде. Экспонатлар әлегә артык күп түгел, әмма аларның һәркайсы — чын мәгънәсендә истәлекле ядкарь. Чигүләр, кулдан эшләнгән тукымалар, борынгы савыт-саба, җиһазлар, мөселманнарның төрле баш киемнәре – һәммәсе күз явын алырлык. Аеруча игътибар үзәгендә – 1850, 1895 елларда гарәп, иске татар, фарсы телләрендә басылган борынгы дини китаплар. Аларда Ислам кануннары гына түгел, ә бәлки математика, география, физика, биология кебек фәннәр буенча да мәгълүматлар киң чагылдырылган. Бу исә мөселманнарның, дини мәсьәләләрдән тыш, әйләнә-тирә дөньяны танып-белүгә дә омтылуын дәлилли. Әлеге гаҗәеп белем чыганакларыннан аз-маз мәгълүмат хәзерге көннәргәчә килеп ирешкән. Безнең бурыч – заман-буыннар бәйләнешен өзмәү, ата-бабаларыбызның, татар һәм башкортның тарихын, йолаларын, гореф-гадәтләрен югалтмау. Онытмыйк: әлеге бөек, данлы тарих, Болгарда Ислам дине кабул ителгән чордан (922 елдан) башлап, 1100 елдан артык тәшкил итә!
“Нурул-Ислам” мәдрәсәсендә моны яхшы аңлыйлар, шул юнәлештә хезмәт куярга омтылалар. Тарихи экспозиция бу җәһәттән зур терәк булыр, дип өметләнәләр. Әйткәндәй, биредәге бәһаләп бетергесез экспонатлар белән тәүгеләрдән булып квалификация күтәрү курслары тыңлаучылары – Ислам фәннәреннән гыйлем бирүче мөгаллимәләр һәм мәдрәсәнең көндезге бүлек студентлары танышты. Күргәзмә буенча экскурсияне Октябрьский шәһәре имам-ахунды Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин үткәрде. Ул һәр экспонат хакында шундый кызыклы, эчтә-лекле итеп бәянләде ки, тыңлаучылар үзләрен ерак еллар сәхифәсенә сәяхәт кылгандай тойды...
“Якын киләчәктә мәдрәсәдә даими экспозиция ачылачак, – ди Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин. — Хөрмәтле шәһәрдәшләребез, республикабызда, күрше Татарстанда гомер кичерүче якташларыбыз, милләттәшләребез дә битараф калмас, күргәзмәне тулыландыруда-баетуда кулдан килгәнчә ярдәм итәр, дип ышанабыз. Халкыбызның рухи кыйммәтләрен саклау, онытыла барган йолаларны мөмкин булганча тергезү – һәр фидакарь җанлы чордашыбызның изге бурычы, минемчә. Яшь буын вәкилләре өлкәннәрнең уңай үрнәгендә, ил-милләт тарихына ихтирамлы карашта тәрбияләнсә, киләчәгебез, һичшиксез, өметле-игелекле кулларда булачак, дигән өметтәбез. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас, иншаллаһ”.
“Нурул-Ислам” мәдрәсәсенең матбугат хезмәте.