Иртәгә, 13 майда, мөселманнарның зур бәйрәме - Гайдел-фитр, ягъни Ураза гаете. Бөтен Ислам дөньясында ул ел саен зурлап билгеләп үтелә.
Мөэмин-мөселманнар Рамазан аенда ураза тотты, ай дәвамында сәхәргә торды, калебләрен Аллаһы Тәгаләгә юнәлтеп, гафу итүен сорап, Аңа ялварды, тәүбә итте, дога һәм намаз укыды.
Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте Уфада яшәүче хөрмәтле мөэмин-мөселманнарны һәм башкала кунакларын Ураза бәйрәме белән котлый.
Гает намазлары 13 майда сәгать 9да “Лалә-Тюльпан” җәмигъ мәчетендә (Комаров урамы, 5), Беренче җәмигъ мәчеттә (Г. Тукай урамы, 52), “Мәдинә” мәчетендә (Фронт бригадалары урамы, 10), “Гофран” мәчетендә (Алтай урамы, 19), “Мәдинә” мәчетендә (Гатчина урамы, 1), “Хәмзә” мәчетендә (Ю. Гагарин урамы, 16) үтәчәк.
Гает намазына рәхим итегез!
Фото: cdum.ru